Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Алексеевск районы Кыр Шонталасы авылы кешеләренең әсәрләре тупланган "Йөрәкләр авазы" китабы дөнья күрде

Алексеевск районы Кыр Шонталасы авылында яшәүче кешеләр иҗат иткән әсәрләр “Йөрәкләр авазы” дигән җыентык булып басылып чыкты. Шушы җирлектә тупланган бәетләрдән тыш, 24 иҗатчының хезмәтен апалы-энеле Фәйрүзә һәм Галим Хисамиевлар әзерләгән һәм үз акчаларына 250 тираж белән бастырып чыгарган.

Каты тышлыклы 308 битле басмада XX гасыр уртасыннан алып бүгенгәчә иҗат ителгән, төрле жанрга караган язмалар – бәетләр, хикәяләр, парчалар, шигырьләр (аларның кайберләре көйгә салынган) тупланган. 6 бәетнең дә язылу, саклану тарихы бәян ителгән.

24 иҗатчының һәркайсы турында да мәгълүмат бирелгән, фотосурәтләре урнаштырылган. Алар арасында авыл хуҗалыгы, хокук сагы, мәгариф, матбугат, мәдәният-сәнгать кебек өлкәләрдә хезмәт куючылар бар, күбесе инде лаеклы ялда. Г.Кариев исемендәге Казан дәүләт яшь тамашачы театры актеры Нуриәхмәт Сафин биредә шагыйрь буларак ачыла. Чирмешән районының “Ленин юлы”, республиканың “Социалистик Татарстан”, аннары “Татарстан хәбәрләре”, “Ватаным Татарстан” газеталары, “Мәгариф” журналы кебек басмаларында эшләгән Габделхак Шәмсетдиновның җырга әйләнгән шигырьләре, гыйбрәтле хикәяләре, шулай ук Азнакайның “Маяк”, республиканың “Мәгърифәт” газеталарында, “Гаилә һәм мәктәп” журналында, хәзер “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында эшләүче журналист Надия Муллагилова-Шәйхетдинова язмалары да бар.

Җыентыкны туплаучылар язуынча, Кыр Шонталасы авылы халкының яшәеш юлында җаннарны тетрәткән хәлләр дә, шатлыклы вакыйгалар да күп булган. “Китап кемне дә булса гаепләү, кимсетү, мактау яки аклау өчен язылмады. Максатыбыз – авылдашларыбызның шушы чорга караган иҗатын туплап, халкыбызга җиткерү, аны саклап калу иде. Һичшиксез, авылыбызның киләчәк буыннары өчен бу тупланма авыл халкы тарихындагы бер мәрҗәнгә әверелер дигән өмет бар”, - дип язганнар кереш өлештә әлеге басманы төзүче Хисамиевлар.

"Энем ике елда авыл турында өч китап чыгарды. Ул авылның язмышын тарихка кертеп калырга тели. Бу китапны да авыл кешеләрен таныту өчен чыгардык", - дип аңлатты җыентыкны әзерләү сәбәбен Фәйрүзә ханым Хисамиева. Аның фикеренчә, тырышкан очракта, мондый китапны һәр авылда да әзерләп булыр иде, әмма шул ук вакытта ул Кыр Шонталасында яшәүчеләрнең иҗатка аеруча һәвәс булуын билгеләп үтте.

"Безнең якта Гафифә бәете бар иде. Ул кечкенә булып чыкты баштагы мәлдә, кергән бер йорттан артып чыкты. Ахыр чиктә ул 120 строфалы иде, кызганыч, югалды. Безнең әби Гаяз Исхакыйның әнисендә белем алган, сугыштан үлгән балалары турында җырлар язып моңлана иде. Тормыш авырлыгы кеше күңеленә иңеп, аннан җыр чишмәсе булып чыга дип уйлыйм мин", - диде ул.

Җыентыкны туплаучы фикеренчә, замана белән бергә журналистлар, язучылар да үзгәрә. "Университет, институт тәмамлыйлар, яза алмыйлар. Мин шигырь язуны Аллаһы Тәгаләдән иңгән бүләк дип кабул итәм. Мин бу эштә 1974 елдан бирле эшлим. Монда иҗат бакчасына килеп кергән кебек булдым. Мин Нәби Дәүлине күргән кеше, аның автографлы китабы да бар. Нури Арсланов, Туфан Миңнуллин, Мөхәммәт Мәһдиев, Гариф Ахунов, Илдар Юзеев, Шәүкәт Галиевләр белән аралашып йөрдем. Бакчаларга барганда, миңа утырырга урын алып калалар иде. Шулай аралашып яшәдек. Мин отпусктан эшкә журналистларны, язучыларны сагынып килә идем. Фаил Шәфигуллинар, Мәгъсүм Хуҗиннар... Алар барысы да шулкадәр кече күңелле иде. Элек шундый данлыклы кешеләр синең белән бертигез булып сөйләшәләр иде... Менә хәзер яшьләр белән килә. Яшьләр бер хикәя язсалар, үзләрен шулкадәр зур кеше дип саный башлыйлар. Гариф Ахунов ничә роман авторы! Ә ул, Фәйрүзә сеңелем, дип якын итеп сөйләшә иде. Мөхәммәт Мәһдиев исәнләшкәч, кочаклап алырдай була идем", - дип фикер уртаклашты Фәйрүзә ханым Хисамиева.

Ул үзенең редакциягә эшкә килү мөмкинлеге булганлыгын да искә төшерде. Берничә ел эшләгәч, Роза Хафизова аны "Азат хатын" журналына корректор итеп чакыра. "Шул вакытта әни үлеп китте. Әти, мин, ике энем калдык. Авылдан күченеп килгән авыр вакыт иде, килмәдем. Әмма үкенмим, мин эшемне яратам, кешеләрне дә яратам. Әллә кайчан монда эшләгән журналистлар килгәч исәнләшәләр, аларның мөнәсәбәтеннән күңелләр күтәрелә. Ә иҗат туктап тормый. Мин метрода килгәндә дә язам. 89 нчы автобуста бер унлап шигырь язылгандыр. Авыр вакытта да, рәхәт вакытта да шигырь язу җан рәхәте бирә ", - диде.

Китап төзүчеләр турында белешмә.

Фәйрүзә Хисамиева Казан кулинария училищесын тәмамлаган, 43 ел буе Татарстан газета-журналлар нәшрияты ашханәсендә пешекче, кассир булып эшли, шул ук вакытта матбугатта шагыйрә буларак мәгълүм. “Татмедиа” АҖнең “Идел-пресс” полиграфия-нәшрият комплексы ашханәсендә ул хәзер дә кассир булып эшли, хезмәт ветераны. Шигырьләре республика матбугатында һәм аерым җыентык булып басыла тора, рус теленә дә тәрҗемә ителә.

Үз вакытында Казан химия-технология институтын тәмамлап, Төзелеш һәм архитектура, Авыл хуҗалыгы институтларында, Медицина университетында, фәнни журналларда эшләгән, Казанда югары уку йортларында татарча белем бирүне башлап җибәргән мөгаллимнәрнең берсе булган, доцент, техник фәннәр кандидаты Галим Хисамиев “Йөрәкләр авазы” китабында Кыр Шонталасы авылы сөйләшенең үзенчәлекләре, төбәгенең елга-су һәм рельефка, хуҗалык-көнкүрешкә бәйле атамаларын, үлчәү берәмлекләрен дә фәнни нигездә тәкъдим иткән. Былтыр аның архив документлары буенча авыл тарихына багышланган “Гөлайза кыйссасы” һәм “Кыр Шонталасы тарихы: мәчетләр, дин әһелләре”, быел “Кыр Шонталасы авылы тарихы: михнәтле (1928-1961) еллар” дигән исемдәге китаплар әзерләп бастыруы билгеле.  

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев