Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Алдынгы мәктәпләрнең уңыш сере нидә?

Күптән түгел Россиянең иң яхшы 500 мәктәбе билгеле булды. Татарстаннан бу исемлеккә 21 уку йорты эләккән.  Топ-25тә республикабызның ике белем учагы бар.  Чаллының 26 гимназиясе, зур адым алга атлап, беренче тапкыр шундый югарылыкка ирешкән. Ә менә Казанның 131 лицее елдан-ел үзенең югары белем сыйфатын дәлилли. Кайсы гына рейтингны алма, ул һәрчак иң алдынгылар рәтендә. Intertat.ru башкалабызның иң өлкән физика-математика мәктәбендә кунакта булып, аның уңыш серләре белән танышты. «Россиянең иң яхшы мәктәпләре” – 2013 елдан башлап ел саен игълан ителә торган рейтинг.  Иң-иңнәр исемлеге төзелгәндә, ике төп күрсәткеч нигез итеп алына – 9 сыйныфтан соң тапшырыла торган дәүләт йомгаклау аттестациясе күрсәткечләре һәм бөтенроссия олимпиадаларында катнашу нәтиҗәләре. 500 иң яхшы мәктәп арасына республиканың ике дистә уку йорты керүе,  беренче карашка, әллә ни зур уңыш та түгел кебек. Әмма ил күләмендәге көндәшлекнең бик җитди булуын,  сайлау миллионлаган белем орлыгы чәчүчеләр арасында барганлыгын исәпкә алсаң, республикабыз өчен бу бик яхшы күрсәткеч. Иң-иңнәр арасында бездәгедән дә күбрәк мәктәп бары тик даими көндәшләребез – Мәскәү һәм Санкт-Петербургта гына. Татарстан белем бирүдә һәрчак шактый югары позицияләрдә тора. Бу рейтинг буенча да, республикабызның елдан-ел югарырак сыйфатка ирешеп, алга баруы күренә. Узган елда гына әлеге исемлектә безнең төбәктән 4 мәктәпкә кимрәк иде. Россия рейтингына үтеп керә алучылар арасында иң күбе – Казан белем учаклары (алар 12). Моннан тыш илебезнең иң алдынгы мәктәпләре арасында Әлмәт, Чаллы, Бөгелмә, Чистай һәм Түбән Кама  мәгариф оешмалары да бар.

Россия Мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева да Татарстанның белем бирү сыйфатын үстерүдәге казанышларын бәяләп үтте: - Зур шәһәрләр һәм белем үзәкләре арасында иң зур алга китеш Мәскәүдә – плюс 11 мәктәп, Санкт-Петербургта – плюс 10 мәктәп, Татарстан – плюс 4 мәктәп. Актив үсеш алучы төбәкләр арасына Түбән Новгород (плюс 5 мәктәп), Чиләбе (плюс 3 мәктәп), Краснодар крае (плюс 2 мәктәп), – дип билгеләде Ольга Васильева. Башкалабызның 131 сандагы физика-математика лицее быел 19 урында урнашкан. 1961 елда ачылганнан бирле ул төбәктә иң алдынгылардан санала.  Аның күпсанлы талантлы “шәкертләре” бөтен дөнья буенча сибелеп яши. 2015-2016 уку елында лицей 112 төбәк һәм бетенроссия олимпиадасы призерын “тәрбияләгән”, бердәм дәүләт имтиханында исә 11 укучысы иң югары 100 баллны җыйган. Ни өчен соң елдан-ел рейтингның беренче баскычларында хаман бер үк мәктәпләрне күзәтәбез, ә беришләре “койрык”тан күтәрелә алмый. Гомумән, соңгы арада күбәеп киткән мондый рейтинглар республикабыз мәгариф тармагындагы реаль вәзгыятьне чагылдырамы, аларга ни дәрәҗәдә ышанырга була? Бу хакта без данлыклы лицей директоры Әлфия Хәбибуллина белән аралаштык.

– Белем бирү – ул бик катлаулы процесс. Шуңа да рейтинглар да төрле була.  Казан шәһәренең рейтингы ул – бер, Татарстанныкы – икенче, Россия күләмендә төзелә торганы – өченче төрле. Барысы да бу рейтингларда нинди критерийларны исәпкә алынуыннан тора. Ил күләмендә төзелгән иң яхшы мәктәпләр исемлеге безнең мәктәп өчен бик уңайлы һәм отышлы, чөнки анда бары тик уку нәтиҗәләре генә карала. Дәүләт йомгаклау аттестациясе, бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре, олимпиадаларда яуланган урыннар – бу нәкъ безнең мәктәпнең көчен күрсәтә торган критерийлар. Әмма мәктәп тормышын алсаң, уку йорты белем бирүдән тыш тәрбияви бурычларны да үти, спорт, иҗади юнәлешләрне үстерүгә үз өлешен кертә. Һәр мәктәптә уңай якны табарга була. Кайбер мәктәпләр күбрәк сәнгати-эстетик юнәлешләрдә махсуслаша, икенчеләре спорт-физкультура үсешенә зур игътибар бирә, өченчеләр техник юнәлештә көчле. Һәр бала танылган физик яки математик булырга сәләтле түгел, бу мәҗбүр дә ителми. Шуңа да рейтинглар төрле һәм аларның барысына да, нигездә, ышанырга була. Әмма бөтен мәктәпләрне бер калыпка салу бик үк дөрес түгел. Һәр мәктәпнең үз миссиясе, үз максаты, – дип билгели Әлфия ханым. 131нче лицейның иң алдынгы позицияләре исә, беренче чиратта, бирегә укучыларның конкурс аша кабул ителүе белән бәйле. Директор сүзләренчә,  монда укырга алынучыларның 70 проценты, чыннан да, cәләте булган балалар. Калган өлеше, үз тырышлыгы ярдәмендә ниндидер материалны үзләштереп, конкурс аша уза алганнар. Уку дәверендә андыйларга кыенрак, билгеле. Әмма алар көчле укучылардан калышмаска тырыша, сәләтлеләр артыннан “үрмәли”. Шул рәвешле, укуга мотивация булдыра торган билгеле бер мохит туа. Белем йорты 6 һәм 7 сыйныф тәмамлаган, физика-математикада көчле булган иң сәләтле балаларны туплавы шиксез. Моның өчен еш кына башка мәктәпләр үпкә дә белдерә: “Без 6-7 сыйныфка кадәр шундый көчле укучы тәрбияләдек, ә 131нче лицей инде әзерне алып, бөтен казанышларны җыя”, – диләр.

– Минем беркайчан да рейтинглардагы югары урыныбыз белән мактанып йөргәнем юк. Лицей, бөтен шәһәрдән иң яхшыларны җыеп, алдынгы булырга тиеш тә. Ягъни, бу – безнең казаныш түгел, ә бурычыбыз. Шуңа да мин беркайчан да үзебезне башка мәктәпләр белән чагыштырмыйм. Микрорайон буенча эшләгән мәктәпләргә никадәр авыр икәнен һәрберебез белә. Шәһәр читендәге белем йортында бөтенләй башка контингент. Шуңа да мин бик үк имин булмаган микрорайоннарда эшләүчеләргә зур хөрмәт белән карыйм. Әйе, без, сәләтле укучыларны үзебезгә алабыз. Баланың үзенә тиңнәр арасында укырга хокукы бар. Сыйныфта ул берүзе яки берничәсе генә белемгә омтыла, ә калганнары укуга битараф икән, көндәшлек тә юк.  Мин дә шулай ук безнең талантлы балаларны үзенә алган Мәскәү, Петербург мәктәпләренә, Иннополис лицеена зарлана алам. Әмма бала үз мәктәбендә бирелгән белем дәрәҗәсеннән үскән икән, ул югарырак баскычка атларга хокуклы, – дип саный лицей директоры. Чыннан да, сәләтле балалар белән эшләүнең үз уңай яклары бар кебек. Әмма барны саклап кына калмыйча, үстерү дә мөһим. Ә бу көчле педагогларсыз мөмкин түгел. 131нче лицейда өлкән яшьтәге тәҗрибәле укытучылар хезмәт куя, шулай ук, күпсанлы булмаса да, яшь белгечләр дә бар. Педагогик кадрларның уртача яше – 45-46 тирәсе икән. Әмма сыйфатлы белем лицей мөгаллимнәренең генә казанышымы соң? Сер түгел, мондый “кәттә” мәктәпләрдә белем алучы укучыларга шактый катлаулы программаны үзләштерергә, төшеп калмау өчен репетиторларга морәҗәгать итәргә туры килә.

Әлфия Хәбибуллина сүзләренчә, лицей укучыларына, чыннан да, әти-әниләр еш кына репетиторлар яллый икән. – Мин моның өчен әти-әниләрне тиргим дә. Бу соңгы вакытта җәмгыятебезнең чире. Без укыганда репетиторның ни икәнен дә белми идек, шул ук вакытта яхшы гына белем алдык. Ә 90 елларда шундый мода калкып чыкты. Әти-әниләр бизнеска кереп китте, акча эшләргә тотынды, балаларга вакыт әзрәк кала башлады. Бүген дә әти-әнигә, репетиторга акча биреп, баласының белеме өчен җаваплылыкны үз җилкәсеннән төшерү җиңелрәк. Бүген бит 5-6 яшьлек балага, 1 сыйныф баласына да репетитор яллыйлар.  Егет яки кыз үзенең нинди уку йортына керәчәген тәгаенләгәч кенә репетиторга мөрәҗәгать итәргә була. Әйтик, медицина университетына укырга керергә карар кылган укучыга мәктәп бүгенге уку планы буенча кирәкле әзерлек бирергә сәләтле түгел. Бездә бит химия дә, биология дә атнасына нибары 1 сәгать укытыла. Шуңа күрә, 11 сыйныфта имтиханнарга әзерләнү өчен репетиторларга мөрәҗәгать итү урынлы, – ди директор. Мәгълүмати технологияләр үсеш алган заманда белем бирүдә дә инновацияләр куллану мәсьәләсе бик актуаль. Барлык уку йортлары диярлек, педагоглар укыту процессында яңа методика һәм алымнар белән эш итүе турында күкрәк кагып сөйләсә, 131нче лицей директоры үзләрендә классик белем бирелү белән горурлана. – Бик еш “Ә Сездә нинди инновацияләр бар?” дигән сорауны бирәләр. Аллага шөкер, берниндиләре дә юк. Бер ел элек кенә, классик белем бирү системасы буенча эш итүебез турында бик нык саклык белән генә әйтә идек. Шунда ук безне артта калганлыкта гаепләргә тотынучылар табыла иде. Хәзер исә, яңа Россия Мәгариф һәм фән министрының нәкъ менә Совет чорындагы белем бирү системасына өстенлекле карашаын исәпкә алып, бу турыда тынычлап сөйләргә була. Совет мәктәбенең иң яхшы традицияләрен саклау, минемчә, дөрес. Әлбәттә, лицейда компьютерлар да, проекторлар да, интерактив такталар да бар. Әмма болар биредә җиһаз гына. Яңа технологияләр администрация эшендә ярдәм итә, шулай ук  укытучыга дидактик материаллар төзүне, презентацияләр әзерләүне җиңеләйтә. Әмма моңа карап, сыйфат кискен үсә дип әйтеп булмый, диләр лицейда.

Чыганак: http://intertat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев