Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Алдагы ял көннәрендә Татарстанның дәүләт һәм муниципаль музейларына бушка кереп булачак!

Россия Банкының 200 һәм 2000 сумлык яңа акчаларда сурәтләнәчәк символларны сайлау конкурсы буенча тавыш бирүнең өченче этабы бара. Шул уңайдан музей җәмәгатьчелеге алдагы ял көннәрендә Татарстанда яшәүчеләр һәм республикабыз кунаклары өчен зур бүләк әзерләде, дип хәбәр итә Татарстан Республика Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте. Твоя Россия.рф рәсми сайтындагы сылтама буенча тавыш биреп, 1енче яки 2нче октябрьдә тавыш кабул ителү турында смс-хәбәрне күрсәтеп, Татарстанның дәүләт һәм муниципаль музейларына бушка керергә мөмкин булачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев