Алар барысы да – "халык дошманы" балалары
Татарстанның Лаеш районында алар бары 22 кеше. Алар төрле авылларда яшиләр, һөнәрләре төрле, берәүләр Аллаһыга ышана, икенчеләре - Гайса пәйгамбәргә. Әмма алар язмышын ныклап бәйләгән уртак нәрсә бар: алар барысы да – "халык дошманы" балалары.
30-40 нчы елларда йөз меңнәрчә гаиләләр репрессияләргә дучар ителә. "Халыкның беренче яртысы утыра, ә икенче өлеше аны саклый", - дип ачы шаяртканнар ул елларда.
Узган атнада Лаешның үзәк китапханәсендә репрессияләнгән гаиләләр балалары сәяси репрессия корбаннарын – гаепсезгә хөкем ителгән һәм һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Сәяси репрессия корбаннарының Лаеш районы комитеты рәисе Мәдинә Сәгыйтова ачкан кайгы кичәсенә халыкны социаль яклау вәкилләре, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге секретаре Роза Мышева, Лаеш ягы музее директоры Фәридә Мортазина һәм башкалар килде. Район башлыгы Михаил Афанасьев репрессияләнгәннәр гаиләләренә матди ярдәм бүлеп бирде. Лаеш хастаханәсе баш табибы урынбасары Вәсилә Бутузова катнашучыларга йөрәк-кан тамырлары һәм яман шеш авыруларын профилактикалау чаралары турында сөйләде.
Репрессияләнгәннәрнең балалары китапханә хезмәткәрләренең Сталин репрессияләре турында чыгышларын авыр тынлыкта тыңладылар. Сиңгел авылыннан Зәйнәп Гыйниятова да үз балачагын һәм яшьлеген ачынып искә ала. Аның әтисен ике тапкыр кулга алалар. Беренчесе - 1930 елның 8 декабрендә, өч елга иректән мәхрүм итәләр. 1936 елның августында Гыйният “советларга каршы эшчәнлек өчен“ яңадан өч елга хөкем ителә.
"Безнең салам түбәле йортыбызны, өч яшьлек атыбызны, сыерны, биш сарыкны, арбаны, агач суканы язып алдылар, - дип санап китә Зәйнәп Гыйният кызы. - Малларны ишегалдыннан алып чыгып киткәндә әти күз яшьләре белән елады. Бар нәрсәне алып чыктылар, хәтта казан белән кашыкларны да. Абыйлар Казанга китте – алар ярдәме белән исән калдык".
Ул чакта Зәйнәп кечкенә булса да (1930 елның сентябрендә туган) авыр хатирәләр аның хәтерендә нык сакланган. Гаилә хуҗасы колхозга керүдән баш тартканлыктан, аңа уйлап чыгарылган гаеп тагылган, күрәсең. Менә шулай итеп буйсынырга теләмәгән крестьян Свияжск лагерена эләгә.
"Әни әтине көтте. Ул исән-сау әйләнеп кайтса, үлсәм дә үкенмәс идем, ди иде. Чыннан да 1939 елда әти кайткач, ике атнадан әни вафат булды", - дип авыр сулый чәчләренә чал кергән ханым. Әтисен, “халык дошманын“ туган авылында эшкә алмыйлар. Ачлы-туклы яшиләр, кием-салым булмый. Шуңа күрә Гыйният Рус Сараланына эшкә урнаша.
"Кызым, син төшке аш вакытында минем янга тимерчелеккә кил. Бәлки ботка пешерүче тетя Маруся сиңа берәр кашык борчак боткасы бирер, - дип әти мине үз янына чакыра иде. – Бирми икән, минем порциямне бүлеп ашарбыз".
Шулай итеп кызчык һәр көнне ике километр ераклыктагы авылга йөри. Сугыш башлангач, өч абыйсы фронтка китә. Әтисе өйдә кала – аңа ул чакта 62 яшь була инде.
"Мин әти нигезен ташламадым, - дип сөйләвен дәвам итә Зәйнәп Гыйниятова. - Без ирем Ибраһим белән биш ул үстердек, тәрбия һәм белем бирдек. Алар безгә борчу китермәделәр. Мөгаен, шуңа күрәдер алтын туебызны да, бриллиантын да күрергә насыйп булды.
Менә шундый язмыш. Йөз меңнәрчә язмышларның берсе. Һәм тарихның әлеге моңсу битен беркая да куеп булмый. Мондый нәрсә кабатланмасын өчен аны истә тотарга кирәк.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев