Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Алабугада, җир убылып, йөк машинасы төшеп киткән (фото/видео)

Алабугада җир убылып төшеп киткән ассенизатор машинасының видеосы чыкты. Фотолар социаль челтәрләргә таралды. Искәртеп үтик, алдан «Татар-информ» узган дүшәмбедә канализация насос станциясе территориясендә «ГАЗ» йөк машинасы җир астына төшеп китүе турында хәбәр иткән иде. Машина йөртүче йөкне бушату өчен туктаган һәм машинасы төшеп киткәнче чыгып өлгергән булган. Һәлакәт аркасында зыян күрүчеләр юк. Юл-транспорт һәлакәте урынында 5 нче янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре эшләгән.
 

Фото: ГУ МЧС России по РТ
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев