Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Алабуга шәһәрендә Татарстанның атказанган артисты Диләрә Мироваеваның "Дусларым янәшәсендә" исемле бенефисы узды

Татарстанның Алабуга шәһәре тарихында беренче булып Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булган Диләрә Мироваеваның шәһәр мәдәният йортында “Дусларым янәшәсендә” исемле бенефисы булды, дип хәбәр итә “Алабуга нуры” газетасы. Диләрә Мироваева Алабуганың гына түгел, Россиядә һәм Татарстанда үткәрелә торган чараларның йөзек кашы булып тора. Беренче тапкыр ике яшендә татар халык җыры “Әпипә” белән сәхнәдә чыгыш ясый ул. 2003 елда Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенең хореография бүлеген тәмамлап, зур мәдәният юлына баскан кеше. Әтисе - республиканың атказанган мәдәният хемәткәре, композитор Владимир Мироваев белән берлектә эшләгән “Рәхмәт сина, әти” исемле альбомы дөнья күрде. “Перспектива” номинациясендә республика гранты иясе, сигезенче тапкыр үткәрелгән республика күләмендәге “Нечкәбил” конкурсының җиңүчесе Диләрә Мироваеваның иҗаты Алабуга шәһәре мәдәният томышының аерылгысыз өлешенә әйләнде. Алабуга муниципаль районы башлыгы Геннадий Емельянов җырчы сандугачыбызга Татарстан Президенты указы белән Татарстан Республикасының атказанган артисты дигән мактаулы исеме расламасы булган медальне тапшырды. “Без синең карьера өлкәсендәге уңышларың белән горурлануыбызны дәвам итәрбез дип уйлыйм. Мәдәниятебезне саклап калуда сиңа зур өметләр баглыйбыз. Татарстан Республикасында энҗе ташы булган Алабугабызны яратуың, биредә яшәвең һәм дөньяның кайсы гына почмагында чыгыш ясасаң да, безнең шәһәребезнең исемен яңгыратуың өчен зур рәхмәт сиңа!” – диде Геннадий Емельянов. Район башлыгы безнең беренче һәм әлегә бердәнбер атказанган артистыбызны безгә бүләк иткән, тәрбияләгән әти-әнисе Гөлчәчәк һәм Владимир Мироваевларга кызлары өчен рәхмәтен белдерде. Тантананың кечкенә оныктан башлап өлкән яшьтәге әбиләренә кадәр шуның кадәр зур, тату, җырлы-моңлы гаилә башкаруындагы җыр белән башланып китүе залда утыручылар өчен бик дулкынландыргыч булды. Чын мәгънәсендә сокланырлык гаилә! Ә кызы, әнисе һәм әнисенең әнисе белән берлектә башкарылган “Әнием бар шул минем” исемле җырны тыңлаганда күз яшьләрен сөртеп утыручылар да булды. Диләрә Мироваеваның йөрәге мәрхәмәт белән тулы. Ул инде берничә ел рәттән хәйриячелек белән шөгыльләнә. Мәсәлән, Данияр Потаповның дәвалануы өчен акча җыю хәйрия концертының оештыручысы һәм катнашучысы, шушы көннәрдә Казанда үткән “Татарстан энҗесе” конкурсында өченче урын алган Гүзәл Бакировага да ул ярдәм итте. Бу әле кайберләре генә. Бүген дә ул изгелек кылуын дәвам итә һәм концерт барышында хәйрия акциясе игълан ителде – Даша һәм Надя Потаниналарга акча җыяр өчен куб куелды. Концертта Диләрәнең куп санлы дуслары: Татарстанның халык артисты Виталий Агапов, Рәсим Фасихов, Тәлгать Зарипов, Андрей Ермаков, Анна Катаева чыгыш ясады. Ә котлаучылар, Диләрәне чәчәк бәйләмнәренә күмүчеләр бик күп иде. Алар арасында мәдәният идарәсе башлыгы Андрей Иванов, Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятеннән беренче укытучысы, уку эшләре буенча директор урынбасары Валентин Митрофанов һәм көллият директоры Әлфирә Әкбәрова, Алабуга дәүләт музей тыюлыгы коллективы исеменнән генераль директор урынбасары Александр Деготьков, “Шифалы Су – Ижминводы” санаториенең баш табибы Роза Снадина бар иде. Диләрә бүген Казан мәдәният һәм сәнгать институтының Салават Фәтхетдинов сыйныфында театр бүлегендә икенче курста читтән торып укый. Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятендә укытучы булып эшли. Мәдәният өлкәсендә эшләгәненә инде 15 ел була. Тормышында иң мөһим җиңү итеп бу дөньяга тууын, әти-әнисен һәм үзенең гаиләсен саный. Йолдыз чире белән авырмавы һәм авырмаячагы турында әйтте. Якшәмбене үзенең яраткан гаиләсенә багышлый икән, алар бергәләп ял итәләр. “Рәхмәт сина, әти” җырының сүзләрен Диләрә үзе язган. Теләкләр теләү буенча гаилә традицияләре бар, алар сәламәтлек телиләр, үзләренә генә түгел, ә бөтен кешегә. Автограф сорап килүчеләрне беркайчан да кире бормавын, аны үзенә рәхмәт итеп кабул итә. Республиканың мактаулы исеме бирелүе турында, минем өстә хәзер зур җаваплылык, ди. “Мин инде алга таба сәхнәгә яңа номерлар, җырлар, яңа исемнәр алып чыгарга тиеш”, - дип саный. Гастрольләрдә еш йөрүегезгә гаиләгез ничек карый, дип кызыксынгач, Диләрә: “Гаиләм минем белән йөри. Ирем рульдә һәм тавыш операторы, мин үзем концерт алып барам, әтием баянда чыга, әнием җырлый һәм кассада утыра, кызым җырлый, улым баянда, гитарада. Һәрвакытта гел бергә”, - ди гади генә итеп.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев