Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Алабуга" махсус икътисади зонасында ике яңа предприятиегә нигез ташы салу тантанасы узды

Бүген “Алабуга” махсус икътисади зонасында ике яңа предприятиегә нигез ташы салу тантанасы булды. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Башта МИЗда “IGSAgro” компаниясенең шампиньоннар һәм туфрак ашламасы (компост) җитештерү буенча ике заводын төзи башлау турында игълан ителде. Җитештерү мәйданының беренче чиратын эшләтеп җибәрү 2017 елның III кварталына билгеләнгән. “Туклану культурасы үзгәрә, кешеләрне хәзер традицион азык-төлек кенә кызыксындырмый. Бу төр культурага ихтыяҗ бар, эре товар җитештерүче республика күләмендәге һәм аннан читтәге базарларда лаеклы урын алачак дип саныйбыз”, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов төзелеш башлау тантанасында.

Әлеге җитештерү мәйданнарын булдыруга 1,5 млрд сум акча сарыф итү ниятләнгән.

Шулай ук Татарстан Президенты ”Август” компаниясенең үсемлекләрне саклау чаралары җитештерү заводын төзүгә башлангыч бирде. Әлеге проектка инвестицияләр 3 млрд сумнан артып киткән, ә объект 2018 елның IV кварталында эшли башлар дип күзаллана.

”Август” ЯАҖ генераль директоры Александр Усков журналистларга, компаниядә җитештерү куәтен тагын да арттыру турында күптән уйлаган идек, ә Татарстанда тагын да җәлеп иткән тәкъдим булды, дип аңлатты. “Коммуникацияләре тулысынча китерелгән җир участогы булуы төзелеш эшләрен тагын да тизләтә”, - диде компания башлыгы бу уңайдан.

Бүгенге тантанада катнашкан ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, хәзерге заманда игенчелек саклану чараларыннан башка була алмый. “Алабуга”дагы заводның базарда көндәшлеге югары булыр, Татарстанда гына түгел, күрше республикалар базарында да лаеклы урын биләр, дип ышаныч баглады республиканың аграр тармагы башлыгы.

 

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев