Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Алабуга" махсус икътисади зонасы Кытайдан инвесторлар җәлеп итәргә планлаштыра

Хәзерге вакытта Кытайдан инвесторлар табарга ярдәм итәрлек һәм алар белән килешүләр төзегәндә консультация хезмәтләрен күрсәтерлек компанияне эзлиләр. Сүз – өч телдә бизнес-план төзү һәм килешүләргә кул куелган очракта комиссия түләү турында бара.

Консультация хезмәтләренең гомуми бюджеты 64 миллион сумны тәшкил итә. "Алабуга" инвесторлардан махсус икътисади зона инфраструктурасы үсешенә өлешен кертүче яки киләчәктә арендага тапшыру мөмкинлеген бирүче җитештерү мәйданнарын сафка бастыру кебек проектлар көтә. Әлеге тендерның игълан ителүе Кытай эшмәкәрләре белән моңа кадәр алып барылган сөйләшүләрнең дәвамы булып тора. Икътисади зонаның 10 еллыгын бәйрәм иткәндә Кытай белән уртак предприятие төзү нияте турында игълан ителгән иде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев