Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Алабуга китапханәсендә мини-музей ачылган

Алабуга үзәк китапханәсенең 5 нче номерлы филиалында (4 нче микрорайон, Окружное шоссе ур., 37) мини-музей эшли башлады, дип хәбәр итә районның “Новая Кама” газетасы.

Әлеге музейга “Ачыйк тарих битләрен. Листая страницы прошлого” дигән исем биргәннәр. Күргәзмәдә татар милли өс һәм аяк киемнәре, борынгы көнкүреш әйберләре (шул исәптән кулдан эшләнгән чигүле һәм ришелье япмалар, пәрдәләр), туку станогы детальләре, кул тегермәне, тегү машинасы, татар мәдәниятенә һәм тарихына кагылышлы уникаль китаплар, фотосурәтләр һ.б. экспонатлар урын алган.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев