Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы бөек рус галиме Владимир Бехтеревка багышланган конкурс игълан итә

Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы бөек рус галиме, Россиядә невропатологиягә, психиатриягә, рефлексологиягә нигез салучы, күренекле физиолог, психолог һәм педагог Владимир Бехтеревның 160 еллык юбилеена каршылап, "Владимир Бехтерев. Галим тормышыннан кызыклы фактлар" дигән конкурс игълан итә, дип хәбәр итә музейның матбугат хезмәте. Конкурс 2016 елның 1 декабреннән башланып, 2017 елның 20 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк.

Конкурска иҗади эшләр, галимнең тормышына, гыйльми һәм иҗтимагый эшчәнлегенә бәйле фәнни белешмәләр, шулай ук Бехтеревның шәҗәресе һәм туган ягы белән бәйле мәгълүматлар кабул ителә. “Галимнең шәхесе шулкадәр уникаль, аның эшчәнлеге белән шөгыльләнә башлаган кеше, һичшиксез, кызыклы фактлар табачак”, ди бәйгене оештыручылар.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 2017 елның 25 гыйнварына – рәссам Иван Шишкинның тууына - 185, Владимир Бехтеревның тууына 160 ел тулуга багышланган "Алар исемендә Россиянең бөеклеге" исемле конференциядә планлаштырылган.

Дөньякүләм танылган галим Владимир Бехтерев Алабуга өязендә туган. Аның туган авылы хәзер Бехтерево дип үзгәртелгән (1929 елга кадәр – Саралей). 2007 елда Алабугада Бехтеревка һәйкәл куелган һәм Өяз медицинасы музее ачылган. Музейның бер залы Бехтеревның эшчәнлегенә багышланган.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев