Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Акыл булса, юлы табыла...

Бездә элек-электән өч төрле һөнәр иясен хөрмәт итәләр, болар – укытучы, табиб һәм хәрби кеше. Тик әлеге караш үзгәрмәгәе. Еш кына хокукларыбыз бозылучы бүгенге җәмгыятьтә юрист иң абруйлы һөнәргә әйләнергә мөм­кин. Татарстан башкаласында узучы Kazan Legal-2017 халыкара юридик форумында әнә шундый фикер яңгырады. Казанда Россия төбәкләре һәм дөньяның 30 иленнән юристлар җыелды. Башкалада халыкара юрид­ик җыен уза. Инде хәбәр ит­кәнебезчә, мондый чараны оештыру тәкъдиме белән Татарстан Президенты Рөстәм Миң­неханов үзе чыккан. Республика башлыгы чараның пленар утырышында да катнашты. Форумның тарихы моннан өч ел элек башланган. 2014 елда Сочида БДБ ил­ләренең Sochi Legal җыены узган. “Казан исә Сочины да уздырды, – диде оештыру­чыларның берсе, Россиядә иң зур юридик оешмалар­ның берсе булып саналган “Егоров, Пугинский, Афа­нась­ев и партнеры” адвокатлар бюросының комитет рәисе Дмитрий Афанасьев. – Гадәттә мондый юридик форумнар Нью-Йорк, Лондон, Мәскәү кебек дөнья күлә­мендәге башкалаларда уза. Без исә төбәкләргә таба йөз белән борылдык. Татарстанны сайлау очраклы гына түгел. Ул ил күләмендә ин­вестицияләр җәлеп итү буенча алдынгы урында тора”. Җыен кысасында бөтен дөньядан җыелган юристлар Татарстан белән якыннан танышып кына калмыйча, тармактагы мөһим проб­лемалар турында да фикер алыша. “Юристлар төбәккә акча җәлеп итүдә үзенә күрә бер үткәргеч булып тора”, – диде чарада катнашучылар. Кунакларны үзебездә кабул итү­нең бик тә отышлы ягы бу! Форум кысасында акча турында сөйләшкәндә, криптовалюта, ягъни виртуаль валюта турында да искә алдылар. Россия Президенты каршындагы эшмәкәрләр хокук­лары буенча вәкил Борис Титов әйтүенчә, бу – тыярга мөм­кин булган эш түгел. Ди­мәк, яраклашырга туры ки­ләчәк. Дмитрий Афанасьев хокук системасын “икътисад­ның кан тамырлары” дип тә атады. Баксаң, ил күләмендә медицина тармагында үлем очракларының 48 проценты йөрәк-кан тамырлары авыруларына туры килә икән. Хокук системасы “чирле” булса, бизнес зур үсешкә ирешә алмаячак. “Форумда 600дән артык юрист катнаша. Шунысы да бар: кат­нашучыларның 44 проценты – хатын-кызлар. Җы­ен вәкил­ләренең күбесе үз тө­бәкләрендә, үз илләрендә әйдәп баручы белгечләр булып тора. Алар тәкъдим ит­кән компанияләрнең гомуми кереме 430 миллиард доллар тәшкил итә. Җыен барышында юристлар хокук системасына бәйле сораулар турында гына сөйләшеп калмыйча, икътисадның кан тамырларын яхшырту өчен үз тәкъдимнәрен дә җит­керер дип уйлыйбыз”, – диде Дмитрий Афанасьев. Татарстан инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина форумда катнашучылар арасында итәкле юристлар күп булуына да сөенечен белдерде. “Хатын-кызлар да хокукка тартыла”, – диде ул. Аның сүзләрен куәтләпме, залда утыручы гүзәл затлар үзара елмаешып алды. Агентлык җитәкчесе әйтүенчә, бүген Татарстанның импорт һәм экспортка бәйле хезмәттәш­ләре арасында дөньяның 155 иле бар. “Инвесторлар арасында барлык континентлар да бар диярлек: Австрия һәм Африканы гына атый алмыйм. Без Төркия, АКШ, Германия, Франция ке­бек чит илләр белән хез­мәттәшлек итәбез. Татарстан ил күләмендә иннова­цияләр буенча, эшлекле мохит тудыру, инвестицияләр җәлеп итү рейтингларында беренче урында тора. Бу хакта гел сөйләп торабыз. Әмма беренчелеккә ире­шүдән бигрәк, аны саклап калу күпкә авыррак. Татарстан өченче ел рәттән иң югары баскычта”, – диде Талия Миңнуллина. Рөстәм Миңнеханов дәү­ләт һәм бизнес мән­фә­гатьләрен кайгыртканда алтын урталык турында да искә төшерде. “Закон ин­вес­торларның хокукларын гарантияләргә, шул ук вакытта әлеге хокуклардан законсыз файдаланудан сак­ларга тиеш”, – диде ул. Республика башлыгы әй­түен­чә, Татарстанда эш­мә­кәр­ләргә булышу өчен, мә­сә­лән, административ кир­тәләрне киметү юнә­лешен­дә шактый эш башкарыла. Президент үзе резидентлар белән даими рәвештә очрашып тора. Нәтиҗәсе буларак, республикага зур ин­вес­торлар килә. “Башкарасы эшләр шактый. Без алга таба да әлеге юнәлештә эш­ләячәк­без”, – диде Рөс­тәм Миңне­ханов. Җыен бүген тәмам­лана. Ул арада киләсе елда очрашу урыны да билгеле. “Эшлекле Россия” ил­күләм иҗтимагый оешма­сының рәистәше Андрей Назаров әйтүенчә, юристларны Ufa Legal да көтеп калалар.  
Эльвира Вәлиева, Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев