Актанышта "Яшь гаилә мәктәбе " дәресләре үткәрелгән

Актаныш муниципаль районы ЗАГС бүлегендә "Яшь гаилә мәктәбе" дәресләре үткәрелде, диелә районның aktanysh.tatarstan.ru сайты хәбәрендә.

Актанышның 1нче номерлы мәктәбе 10нчы класс укучылары очрашуның кунаклары булды. Аларны район ЗАГС бүлегенең эше белән таныштыргач, әлеге учреждение җитәкчесе Гөлфинә Мөхәммәдиева яшьләргә электрон гариза бирү тәртибе, тулаем электрон хезмәтләр турында сөйләде, акт язуларының саклану урыны булган архивның эшчәнлеген аңлатты. Гаилә темасына укучыларның сорауларына җавап бирде.

Үсеп килгән егетләр һәм кызлар Актаныш муниципаль районы имам мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин, район мөслимәләр җитәкчесе Зөһрә Закирова, шулай ук психолог, район үзәк хастаханәсе гинекологы катнашында “Ничек бәхетле гаилә корырга?” темасына үткәрелгән түгәрәк өстәл янында очрашуда үзләренә шактый күп файдалы мәгълүмат алдылар.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: