Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Актанышта "Туган телем – әдипләр теле" дип исемләнгән фәнни-эзләнү конференциясе ачылды

5 декабрьдә Актанышның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат базасында «Туган телем – әдипләр теле» дип исемләнгән V республика фәнни-эзләнү конференциясе ачылды. Конференциядә республиканың гомуми урта белем бирү йортлары укучылары катнаша. Мондый төр конференцияләр Актанышта ел саен оештырыла. Быелгы конференция драматург, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Гамил Авзал премиясе Лауреаты, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе Данил Салиховка багышланган. Чарада Данил Салихов үзе һәм каләмдәшләре – шагыйрьләр Ркаил Зәйдулла, Ләбиб Лерон, драматург Рәдиф Сәгъди һ.б. катнаша.
Татарстан язучылар берлеге
фото: Ләбиб Лерон

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев