Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Актанышта тәкъдим ителгән китап мари тарихын өйрәнүгә яңа юл ача

Йошкар-Ола шәһәрендә Инна Ирдуганованың “Чирмешләр юлы буйлап” китабын тәкъдим итү чарасы булып үтте. Чарада Мари-Эл Республикасының мәдәният эшлеклеләре дә катнашты. Бу хакта "Актаныш таңнары" хәбәр итә.

Тәкъдим итүне мәҗүси мари йолаларын башкаручы дини рухани (мариларда андый руханины карт диләр) Валерий Галиев ачып җибәрде. Ул чарада катнашучыларга иң яхшы теләкләрен җиткерде. Иннаны котлау өчен аның хезмәттәшләре – Актаныш районының Мари Суыксу мәктәбе укытучылары, “Ший Памаш” һәм туган авылы әбиләренең ансамбльләре килгән иде. Тамашачылар Әхмәтҗанов Валерийның Мари Суыксу авылы җырын башкаруын аеруча җылы кабул иттеләр. Башкортстан Республикасы Илеш районыннан мари җырларын башкаручы Татьяна Умурбаева, баянчы Сергей Пчелкин үз чыгышлары белән чарада катнашучыларны шатландырдылар. Чараны Мари дәүләт университетының чит телләр факультеты студенты, Мари Суыксу авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры һәм укытучысының кызы Анастасия Галиева алып барды.

“Чирмешләр юлы буйлап” китабы үсмерләр аудиториясенә багышланган. Ләкин ул олы яшьтәгеләргә дә кызыклы. Гомумән, тарих белән кызыксынучы һәркем бу китапта үзе өчен күп яңа мәгълүматлар таба ала. Китапка 25 хикәя урнаштырылган, алар гомуми бер тема – чирмеш халкы тарихы темасы белән берләштерелгәннәр. Басма укучыларга аз билгеле архив материалларына нигезләнеп эшләнгән.

Китап вакытлы матбугат чараларында киң яңгыраш алды. Марий-Эл дәүләт телерадиокомпаниясендә шушы чара турында репортаж күрсәтелде, телевидениенең “Пошкудем” сәхифәсендә бу китапка багышланган тапшыру булды. Мари-Эл Республикасы газеталары китап турында мактаулы мәкаләләр белән тулы иделәр, шундый ук мәкаләләр Башкортстан Республикасы Нефтекама районы газеталарында да урын алдылар. Китапта, хәтта белгеч тарихчыларга да аз билгеле булган һәм әлеге вакытта, гомумән, билгеле булмаган күп тарихи фактлар урын алганнар. Басма чирмешләр тарихында яңа сәхифә ача.

Чарада тарих фәннәре докторы, Мари дәүләт университетының туган ил тарихы кафедрасы профессоры Александр Бахтинны, шул ук университетның мәдәният, сәнгать кафедрасы профессоры, академик Олег Герасимовны күрү бик тә куанычлы булды. Олег Михайлович Ирдуганов Николайның оныкчыгын күрергә килгән иде. Бу академикның әтисе, халык язучысы, Хезмәт Герое Микай Герасимов беренче бөтендөнья сугышы вакытында Николай Ирдуганов белән бергә Мюнстер лагеренда әсирлектә булган. Ул Инна Ирдугановага үзенең яңа хезмәт җимешен – “Чәнечкеле тимерчыбык артыннан җырлар” (“Песни за колючей проволокой”) китабын бүләк итте. Бу китап – авторның һәм хәрби әсирләр туганнарының күпьеллык хезмәте нәтиҗәсе. Немец халкының педантлыгы аркасында бу ил музейларында мари әсирләренең уникаль фотографияләре һәм алар сөйләгән хикәяләр, җирле риваятьләр, алар җырлаган җырлар язылган дисклар сакланып калганнар. Шулар аркасында Николай Ирдугановның нәсел-нәсәбе үзләренең ерак бабаларының җырлаганын да тыңлый ала. Аның җырлавы 1917 елның 23 мартында яздырып алынган. Җырлар язылган коллекция халык җырлары һәм риваятьләре яздырылган 74 берәмлекне тәшкил итә.

Лайд Шемйер – “Марий Ушем” оешмасының төбәк җитәкчесе: “Бу китап мари халкы тарихын өйрәнүдә яңа юл ача. Моңа кадәр безнең тарихчылар мариларның көнбатыш өлешен өйрәнү белән күбрәк шөгыльләнделәр, ә көнчыгыш мариларының тарихы игътибардан читтә калып килде. Уфа губернасы архивлары һәм халык риваятьләрендә мари тарихы турында әле күпме билгесез мәгълүмат ачылмаган килеш ята. Инна Ирдуганованың бу китабы Кама арты регионында фин-угыр компонентлы тарихи мирасны өйрәнүгә яңа этәргеч булачак”.

Ирина Миңнекәева – “Ший Памаш” ансамбле җитәкчесе: “Без авылыбыз мариларының мәдәниятен, традицияләрен киң таратуда актив катнашырга тырышабыз. Кагыйдә буларак, безнең чыгышларны тамашачылар һәрвакыт көтеп алалар, ә без исә аларга үзебездә булганнарның иң яхшысын күрсәтергә тырышабыз”.

Мари Суыксу авылыннан Елена Ирдуганова: “Мондый китап чыкмый калмый иде. Барысы да шуңа таба барды, барысы да шул турыда сөйли иде. Чирмеш тарихын яңача чагылдыручы шундый хикәяләрне барлыкка китерүче кешеләрне тәкъдир үзе безгә бүләк итте. Алар: Башкорт университетыннан тарих фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасы авыллары турында китаплар авторлары, ТР Дәүләт архивы хезмәткәре. Аларның һәрберсе дә китапны язуга үз өлешен кертте”.

Валерий Галиев – дини рухани: “Мари Суыксу – Актаныш районында үзенең марилыгын саклап калган бердәнбер авыл. Без ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен, традицияләрен саклап кала алдык. Еллык календарь буенча элеккеге мари бәйрәмнәрен үткәреп барабыз, тиешле йолаларны, ритуалларны башкарабыз. Боларны яңадан торгызу нигездә Руслан Михайловның казанышы дип әйтергә кирәк, ул безнең авыл тарихында шактый зур роль уйнаган кеше”.

Валерий Әхмәтҗанов – җыр осталыгы конкурсының берничә тапкыр җиңүчесе, пенсиядәге укытучы: “Йошкар-Олага барырга килгән чакыруны шатланып кабул иттем, чөнки инде күптән үк коллегаларым, группадашларым белән очрашасым килә иде. Чарада катнашучылар безнең авыл турындагы минем җырны бик җылы кабул иттеләр. Ул – үзенчәлеге буенча уникаль җыр, андый җыр башка бер мари авылында да юк. Ул безнең авылга хас манерада башкарыла”.

Галина Михайлова – пенсионер: “Миңа 70 яшь. Ирем белән без алты бала табып үстердек, 17 оныгыбыз бар. Якын һәм ерак туганнарыбыз безгә гел килеп йөриләр. Әле үткән шимбәдә дә өебездә егермедән артык кеше җыелды. Бергәләп җырлыйбыз да, биибез дә. Ә алар күңелнең иң түреннән чыгалар, яшәргә көч, дәрт бирәләр. Кешеләргә файдалы булып, игелекле эшләр эшлисе, иҗат итәсе килә башлый. Башка мари әбиләре, оныкларыбыз белән бергә без һәрвакыт нинди дә булса яңа бер шөгыль уйлап чыгарып торабыз. Картлык турында уйланып торырга вакытым юк”.

Регина Айдимирова – күп балалы ана: “Безнең авылда барысы да милли чараларны үткәрүгә ярдәм итәләр. Бу юлы да авылыбызның иң актив вәкилләре: Арсланова Илсөяр, Солтангалина Тамара, Харисова Зилина, Галиева Нәфисә, Басыйрова Ләйлә, Госманова Зинаида, Иделгариева Джера һәм башкалар бу чарага бик теләп бардылар. Ул Иннага зур ярдәм булды. Авыл клубы мөдире Илмар Хәлиуллин авыл тормыш-көнкүреше кирәк-яраклары күргәзмәсен оештырып алып барды. Ә юлга безне бар авыл хәстәрләп озатты, бездә ул һәрвакыт шулай – зур эшләрне халык бар авыл белән, күмәкләп башкара.”

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев