Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Актанышта татар һәм башкорт халкының дуслыгына, уртак булган бөек шәхесләренә багышланган музыкаль чара үтте

Кичә Татарстан һәм Башкортстан халкы танылган Мутиннар - Тимер, Илдархан һәм Мөхтәрне искә алды. Иң элек мөхтәрәм кунаклар Актаныш районы Такталачык авылындагы Мутиннар нигезендә куелган стелаларга чәчәкләр китерде. Көннең икенче яртысында исә татар һәм башкорт халкының дуслыгына, уртак булган бөек шәхесләренә багышланган музыкаль чара үтте.

"Сез мондый шәхесләрегез булу белән горурланырга тиеш!"

Актаныш районы башлыгы Фаил Камаев мондый очрашуларның сирәк булуын билгеләп, Мутиннар хакында бик күп тарихи әсәрләр, кинофильмнар, мәгълүматлар чыгуын, әмма аларның барысын да белеп бетермәвебезне әйтте. "Киләчәктә аларның тарихын тирәнрәк өйрәнеп, Башкортстан, Татарстан, Россиядә уйнаган рольләрен ачыклап, киләсе буыннарга җиткерербез. Актанышның Такталачык авылында туып-үскән шәхесләрнең Татарстан өчен дә, Башкортстан өчен дә шундый эшләр башкаруы ул зур горурлык", – диде ул. Район башлыгы ике республиканың һәрвакыт бергә аралашып, үзара ярдәмләшеп яшәвен дә билгеләп үтте. Бөтендөнья башкортлары корылтае аппараты хезмәткәре Алсу Сиргалина әлеге чараны оештыручыларга рәхмәт җиткерде. "2017 елда без Башкорт Автономияле Республикасының 100 еллыгын бәйрәм итәчәкбез. Ул Башкортстанныкы гына түгел, бөтен Россия бәйрәме. Чөнки 1917 елның ноябрендә Башкорт Автономиясе килеп чыкмаса, бәлки безнең федерализм, Россия Федерациясе булмас та иде. Шул автономияне төзүдә Зәки Вәлидигә ярдәм итүче, аның уң кулы Илдархан Мутин булган. Сез шундый якташыгыз булу белән горурланырга тиеш", – диде һәм Бөтендөнья башкортлары Башкарма комитеты рәисе Әмир Ишемгуловның сәламләү хатын укыды.

"Бар нәрсә дә кешенең үзеннән тора"

Отставкадагы полковник Камил Зәйнуллин чарага Башкортстаннан килгән. "Мин чиста канлы башкорт егете. Авылга кайтсам, ничек син шундый дәрәҗәгә җитә алдың диләр. Мин Бөгелмәдә, Азнакайда, Актүбәдә, Яңа Чишмәдә җитәкче булып эшләдем. Полковник дәрәҗәсенә җиттем. Шуны гына әйтәсем килә: бар нәрсә дә кешенең үзеннән тора. Берәү дә синең кулыңнан җитәкләп йөрми. Үзең тырышып, хыянәт итмичә генә тугры хезмәт итсәң, зур үрләр яулый аласың", – диде ул Мутиннарга мөнәсәбәтен белдереп.

"Ирешкән тау биеклегеннән карап, заманында тау итәгендә басып торганыбызны онытабыз"

Язучы Вахит Имамов фикеренчә, әлеге шәхесләргә тарихи тирәнлектән карау кирәк. "Илдархан татар халкында билгеле түгел, ул Башкорт Республикасын төзү өчен йөргән кеше. Ләкин ирешкән тау биеклегеннән карап, заманында тау итәгендә басып торганны онытабыз. 1918 елда бүгенге Татарстан да, Башкортстан да булмаган. Димәк, күзлекне икенче төрлегә "алмаштырырга" кирәк. Ул чагында Минзәлә өязе Уфа провинциясе составына кергән. Мин Актаныш районы кешесе. Әгәр дә миңа хәзер читкә чыгу мөмкинлеге булып, башкаласын Оренбург итеп билгеләп, дәүләт төзү мөмкинлеге бирсәләр, Мәскәү "тырнагыннан" ычкындырсалар, мин бүген пулеметка ташланган кебек, ул дәүләтне төзергә ташланам. Фәкать Мәскәү тырнагыннан ычкынырга, аңа салым түләмәскә, аны баетмаска. Чөнки минем үз дәүләтемне, үз телемне саклап каласым килә. Илдархан да шулай ташланган. Ул: "Мәскәүдән җибәрелгән варяглар идарәсеннән туйдык без, үзбаш булып та яши беләбез, без моңа сәләтле милләт", – дигән. Шуңа аңа бүгенге күзлектән карарга кирәкми", – дип саный.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев