Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Актанышта район мәдәният хезмәткәрләренең еллык эшчәнлегенә багышланган конференция узды

Актаныш районында 26 сентябрь көнне район мәдәният хезмәткәрләренең еллык эшчәнлегенә багышланган конференция узды. Бу хакта "Актаныш" сайты яза.

Район мәдәнияте торышы, ел дәвамында бу тармакта алып барылган эшчәнлек, алга куелган бурычлар хакында төп доклад белән район Башкарма комитетының социаль һәм агарту бүлеге җитәкчесе И.И. Габелхаев чыгыш ясады.

Киров авылы мәдәният йорты директоры А. Хуҗина, Иске Кормаш авылы мәдәният йорты директоры Р. Хамматуллина, "Агыйдел” дәүләт җыр һәм биюансамбле директоры Л. Ялалова, Иске Байсар авыл җирлеге башлыгы Р. Кадыровның мәдәният тармагында үз эшчәнлекләре хакындагы чыгышлары тыңланды.

Әлбәттә, конференция – ул еллык эшчәнлеккә нәтиҗәләр ясый, алга бурычлар куя, проблемалардан чыгу юлларын эзли, бергәләп киңәшләшә, тәҗрибә алмаша торган һәм хезмәт уңганнарын бәяли, бүләкли торган чара. Быел да райондашларыбыз мәдәният өлкәсендәге фидакарь хезмәтләре өчен хөрмәтләнделәр.

Конференциядә район башлыгы Ф. М. Камаев, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсъәләләр буенча урынбасары Д. М. Әнвәрова конференциянең кунаклары буларак катнаштылар.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев