Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Актанышта Өлкәннәр ункөнлегенә әзерләнгәннәр

Актаныш районының aktanysh-rt.ru сайты районда Өлкәннәр ункөнлеге чаралар планын тәкъдим итте. 1 октябрьдә Актаныш, Пучы, Татар Суыксу авылларында ярминкә була. Шул ук көнне район җитәкчелеге “Яшьлек” мәдәният үзәгендә ветераннар активы белән очраша.

Музей көне 3 октябрьгә билгеләнгән. Аннан соңгы көнне өлкән яшьтәге мөселман хатын-кызлар белән очрашу уздырыла. Аны “Ничек яшисең, мөслимә?” дип атаганнар. Өлкәннәр арасында компьютер белеме буенча ярыш та 4 октябрьдә була. 5 октябрьдә өлкәннәрнең автомобиль йөртү осталыгын районның ДОСААФ оешмасында бәйге уздырып бәялиләр. Шул ук көнне Пучы картлар һәм инвалидлар йортында “Гәрәбә” клубы концерт куя. Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган актанышлылар турында хәтер яңартып, 6 октябрьдә район мәдәният йортында искә алу чарасы - “Хәтер вахтасы” була. 7се көнне “Актаныш” спорткомплексында өлкәннәр спартакиадасы үткәрелә, олы яшьтәгеләргә бушлай юридик хезмәт күрсәтелә. Өлкәннәр өчен махсус оештырылган шахмат турнирын уздыру өчен 8 октябрь сайланган. Ташламалы мунча һәм чәч алу хезмәтләре 9 октябрьдә тәкъдим ителә. Өлкән яшьтәге үзешчән автор-башкаручылар белән “Районыбыз җәүһәрләре” очрашуы, “Өебезнең нуры ул, барыбыздан да олы ул!” фотокүргәзмәсе белән планлаштырылган ункөнлек чаралары тәмамлана.

Биредә шуны да билгеләп үтик: 1 октябрьдән 10сына кадәр оешма, предприятие, җирлек ветераннар активлары белән урыннарда чәй табыннары оештыру; медицина хезмәткәрләренең урыннарга чыгып өлкәннәргә хезмәт күрсәтү; ялгыз яшәүче өлкәннәргә волонтерлар ярдәме гамәлдә була.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев