Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Актанышта “Китаплы эскәмия” пәйда булды

Актаныш үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре бүген мәдәният паркында “Китаплы эскәмия” дигән акция уздыра. Вакытлы матбугатка багышланган “Периодика планетасы” күргәзмәсе парк эскәмиясендә урнаштырылды. Район халкы һәм килгән кунаклар бик теләп журналлар белән таныштылар, дип хәбәр итә aktanysh.tatarstan.ru сайты. Аерым алганда, биредә төрле исемдәге журналларның тупламалары тәкъдим ителгән. Ул шушы үзәк балалар китапханәсенең үзенә күрә күчмә уку залы булып тора.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев