Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Актанышта чигелгән кулъяулыклар бәйгесе үткәрелгән

Балалар иҗат үзәге, "Ак калфак" Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының район бүлекчәсе белән берлектә, татар халкының милли мәдәни мирасын саклау һәм баету, борынгыдан килгән гореф-гадәтләрне киңрәк өйрәнү, алар аша яшь буында милли үзаң тәрбияләү, балаларның иҗади сәләтләрен ачыклау һәм үстерү максатлары белән балалар арасында оештырылды ул. Биредә район буенча 10 балалар бакчасы, 5 - башлангыч, бер урта мәктәптән барлыгы 16 эш тәъдим ителде. Бәйгенең шарты буенча, милли кием кигән кыз бала чиккән кулъяулыгын егеткә тапшыру күренешен күрсәтте. Җиңүчеләр һәм призерлар мәктәпкәчә яшьтәге балалар, 1-4 сыйныф укучылары 5-8 сыйныф укучылары арасында аерым билгеләнде. Бәйгедән соң исә чиккән кулъяулыклар "Ак калфак" бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының район бүлекчәсенә тапшырылды, диелә район хәбәрендә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев