Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Актанышта "БиюМәйдан" биючеләр фестиваль-конкурсы башланды

2 декабрь көнне район үзәгендә сайлап алу турлары гөрләде. Иртәнге сәгатьләрдә Актаныш сәхнәсендә балалар бакчалары, мәктәп коллективлары бию осталыкларын күрсәтсә, кичке якта мәгариф учреждениеләре, оешма, предприятиеләрнең бию коллективлары жюри алдында имтихан тотты, дип хәбәр итә aktanysh-rt.ru сайты.

Бәйге районыбызның хезмәт предприятиеләрендә, мәгариф, өстәмә белем бирү учреждениеләрендә, авыл жирлекләрендә, мәдәният учакларында, жәмәгать оешмаларында, бию ансамбльләрен булдыруга ирешү, алар аша бию сәнгатенен төрләрен, формаларын, хәрәкәтен җәелдерү, үстерү; 2016 ел Россиядә Кино елы уңаеннан татар, совет, рус, чит ил кинофильмнары,әкиятләре, мультфильмнарынын көйләрен искә төшерү, популярлаштыру; бию осталарын, аерым башкаручыларны, парлы биючеләрне барлау, халыкка таныту; башка милләт биюләренә карата мәхәббәт уяту; үзешчән сәнгать коллективларының башкару осталыгын арттыру; районның бию традицияләрен саклау һәм үстерү; иҗат коллективлары арасында бию сәнгате аша үзара аралашу, ярышу һәм тәҗрибә уртаклашу максатында үткәрелә.

Бәйгедә 5 яшьтән 60 яшькә кадәр үзешчән биючеләргә катнашу мөмкинлеге бирелде. Бәйге 4 төрле яшь төркемендә оештырылды: 5яшьтән – 6 яшькә кадәр (балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр) 7яшьтән – 12 яшькә кадәр 13яшьтән - 17яшькә кадәр 18яшьтән - 60 яшькә кадәр Ялгыз башкаручылар, парлы биючеләр,узешчән бию коллективлары да бәйге кысаларында сәхнә тотты. Конкурсның номинацияләренә килгәндә, биредә төрле халык, милләт биюләре, кино, мультфильмнарда яңгыраган көйләргә куелган биюләр катнаша ала иде. Авыл мәдәният йортлары, авыл мәктәпләре арасында әлеге бәйге 28 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр дәвам итте.

“БиюМәйдан” биючеләр фестиваль-конкурсының Гала-концерты район мәдәният йортында киләсе атнада узар дип тәгаенләнә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев