Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Актанышта "Агыйдел" форумында Балтач укучылары да катнаша

Балтач укучылары Актанышта уздырыла торган "Агыйдел" төбәкара талантлы балалар һәм яшьләр форумында катнаша, дип хәбәр итә «Хезмәт» газетасы сайты. Әлеге форумда катнашыр өчен Балтач районының сәләтле балалары май аенда ук заявка биргән булган. Әмма чарада катнашу бәхете һәркемгә дә елмаймаган. Бары Яңгул мәктәбеннән Ләйлә Мөбарәкова, Балтачтан Зилә Хәсәнова һәм Карадуган лицееннан Шамил Мәрдәнов кына форумга чакыру алган. Бүген яшьләр"Агыйдел" төбәкара форумында үз көчләрен сыный, күнекмә туплый. Алар 12 көн дәвамында проект белән идарә итү буенча белем алачак. Искәртеп үтәбез: “Агыйдел” III балалар һәм яшьләр акыл иҗаты төбәкара форумы Татарстанның Актаныш районындагы сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатында 10-23 август көннәрендә үткәрелә. Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев