Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Актаныш районы халык театры сынатмый

Актаныш районының Киров авылында укытучы да, электрик та, инженер да, оператор да, пешекче дә “театр уйный”. Бу турыда “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә “Актаныш” агрофирмасының Киров бүлекчәсе җитәкчесе, халык театрын оештыручы Илфак Фикать улы Гаянов сөйләде. Быел “артистлар” тамашачыларга Ралиф Кинҗәбаевның «Туй күлмәгем калдым кочаклап» исемле драмасын тәкъдим иткән. “Без дүртенче ел рәттән “Идел-йорт” халык театрлары коллективлары фестиваленә катнашып киләбез. Былтыр - өченче, быел икенче урынны алдык. Киләсе елга беренче урын алырга өметләнәбез. Аннары Гран-при турында уйларбыз. Без бит авыл театры, район үзәге түгел – әкрен генә тәҗрибә туплый-туплый үсәбез”, ди Илфак Гаянов. Җитәкче авыл театры уңышының серен дә ачты – спектакльләрне аның кодасы куя. Ә кода гади генә кода түгел - Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театры башҡорт труппасының баш режиссеры, Ш. Бабич исемендәге премия лауреаты Рөстәм Милләт улы Хәкимов. “Ярата ул безнең якларны – спектакльне символик бәягә куя. Яшерен-батырын түгел, рәсми рәвештә чакырылып килсә, байтак акча сорар иде. Актанышта без аны көтеп алабыз, кунак итәбез. Башта спектакльне әзерли, аннары фестиваль алдыннан тагын бер килеп “үтүкләп” китә”. “Мәктәп директоры, балалар бакчасы мөдире, китапханәче белән бергәләп чәй табыны артына җыелабыз да пьеса сайлыйбыз. Комедия куймыйбыз, безнең халык күңелләргә үтеп керә торган драмалар ярата”, ди ул. Хуҗалык җитәкчесе үзе дә сәхнәгә чыгарга ярата, быел гына роль җитмәгән. Сүз уңаеннан, Илфак Гаянов үзе әйтмәсә дә, фестивальнең былтыргы беркетмәсенә карасак, аның “Аналар көтәләр улларын” спектаклендә “Иң яхшы ир-ат роле” номинациясендә җиңү яулавын күрә алабыз. Халык театрына быел спектакль чыгару 150 мең сумга төшкән. “Спектакль чыгарырга авылдан чыккан хәллерәк кешеләр дә ярдәм итә. Декорация корыр өчен ит җыючы авыл абзые ун мең сум акча биреп киткән”, ди Илфак Гаянов. Киров авылы халык театры Башкортстанның Дүртөйле районы халык театры белән бик актив аралаша. Спектакльләр белән алар Кировка килә, Киров авылы халык театры Дүртөйлегә бара. Спектакльләр бушлай күрсәтелә. Коллективлар бер-берләренең юл чыгымнарын гына капларга булышалар.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев