Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Аксубайның Яңа Ибрай авылында Әфган сугышында һәлак булган егетләргә истәлек тактасы ачыла

Аксубайның Яңа Ибрай авылында Әфган сугышында һәлак булган егетләргә истәлек тактасы ачыла 22 июль көнне Аксубай районы Яңа Ибрай авылында Әфганстанда хезмәт итеп, һәлак булган Әхәт Насретдинов, Мансур Гыйзатуллин һәм Илһам Сөләймановка истәлек такталары ачылу тантанасы булачак. Аларны егетләрнең туган нигезләренә беркетү күздә тотыла. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына чараны оештыручыларның берсе, үзе дә Әфганстан сугышы ветераны Азат Әхмәтханов хәбәр итте. “Без Әхәт белән бик якын дуслар идек. Илһам, Равил белән дә бер тирәдә хезмәт итәргә туры килде. Приказга кадәр 100 көн кала, 1988 елның 16 июлендә, Кабул янында югалттык без Әхәтне. Сугыштан кайткач та, егетләрнең әти-әниләре янына гел килеп йөрдек, хәзер дә шулай”, - ди ул. Азат Әхмәтханов хәтта Әхәт Насретдинов һәлак булган урынга барып, туфрак та алып кайткан. Истәлек такталарына килгәндә, аларны әфганчылар үз көчләре белән һәм иганәчеләр ярдәмендә куячак. Оештыру эшләрендә җирле үзидарә советы да ярдәм иткән. Чарага Мәскәү, Башкортстан, Чувашия, Пермь, Кировтан да кунаклар килү көтелә.

Сүз уңаеннан, Аксубай районыннан Әфган сугышына 97 егет киткән. Шуларның 7 се туган якларына кире әйләнеп кайтмаган.  Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев