Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Аксубайның Туган якны өйрәнү музеенда "Озарение" иҗат берләшмәсе күргәзмәсе эшли башлады

Аерым алганда, бу юлы Әлфия Мокроусова, Миләүшә Рамазанова, Людмила Однова һәм Хәдичә Гатина эшләре күргәзмәгә куелган. “Озарение“ берләшмәсе җитәкчесе Әлфия Нурхамәтова билгеләп үткәнчә, эшләр төрле, ләкин аларның авторларын иҗатка мәхәббәт, камиллеккә омтылу берләштерә.

Әлфия Мокроусова күннән ясалган әйберләр тәкъдим итә: панно, чәч кыстыргычлар, брошкалар, сумкалар һәм аяк киемнәре. “Әтием алтын куллы кеше иде – механиканы да, агач эшен дә яхшы белде, аяк киемнәре дә текте, – дип сөйли Әлфия Гомәр кызы. – Үзе машиналар җыйды, озын кунычлы мех итекләр дә текте. Төргәкләре белән күн алып кайта иде. Аны бергәләп эшкәрттек. Бөтен тирә-якны аяк киемле итте ул. Сәләтем дә аннан күчкәндер, мөгаен, белгәннәрне кешегә дә күрсәтәсе килә”. Баштан буяу төшереп рәсем ясый, шулай ук күн эшен дә онытмый. Болгарлар нәселеннән булганга күрәдер инде, дип мәгънә салып елмая ул.

Миләүшә Рамазанова бу һөнәрне күптән түгел генә үзләштерә – ул алмазлы чигү белән шөгыльләнә. Мондый чигүне туганнарында күреп алган була. “Эскәк белән эш итү минеке түгел дип уйласам да, үземне сынап карарга булдым”, – ди оста. Бер эшкә керешкәч, аннан аерыла алмый. Шулай итеп, берсеннән-берсе матур картиналар иҗат итә башлый. Аның аеруча “Бүре“ картинасы барысына да ошый.

Людмила Однова менә инде берничә ел модага иярүче бәләкәй кызлар өчен тасмалардан чәч җыйгычлар, кыстыргычлары ясый. “Тасмалар кулланып эш итәргә миңа кызым тәкъдим иткән иде. Баштан тасмаларны метрлап алсак, хәзер төргәкләр белән кайтартабыз”, - дип сөйли ул.

Ә Хәдичә Гатина йортын авылда иҗат музее дип атап йөртәләр. Бу өлкән ханым ыргак белән мендәр тышлары, салфеткалар, япмалар бәйли.

Иҗат кешеләренә сөйләшергә сүз табыла. Уй-фикерләрне сине аңлаган кешеләр белән бүлешү бик рәхәт, диләр алар. 10 кешене берләштергән “Озарение“ клубы инде өченче ел эшли. Алар арасында рәссамнар, декоратив-кулланма сәнгать осталары, агач белән дә эш итүчеләр дә бар. Клуб районда үткәрелгән бәйрәмнәрдә күргәзмәләр һәм мастер-класслар оештыра, Спас ярминкәсенә дә, төрле осталар күргәзмәләренә дә чыгарга җай таба.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев