Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Аксубайда вәгазьләрне җирле радиоалгычлардан тыңларга мөмкин!

Аксубай районы Кызыл Тау авылында Хәлим хәзрәт Заһидуллин авылдашларына җомга вәгазьләрен мәчет манарасыннан укый. Моннан тыш, көннең икенче өлешендә компакт дискларга яздырылган вәказьләрне дә авылдашларына тыңлата.

“Кешеләр бик яратып кабул итә, яратып тыңлый. Авылыбызда 200 дән артык кеше яши. Мәчеткә йөрүчеләр дә шактый, җомга намазларында 25-30 кеше килә”, - диде ул.

Шул ук районның Иске Ибрай авылында 4 мәчет эшли. Шуларның берсе тарафыннан дини темага багышланган вәгазьләр авыл халкына радиоалгычлар аркылы тапшырыла. Иске Ибрайдан Гомәр хәзрәт Мифтахов “Татар-информ”га хәбәр итүенчә, бу эш аларда 7 ел дәвам итә. Моның өчен махсус җайланма булдырылган, аны Миншәех Зөфәров өенә урнаштырганнар. Ул исә, үз чиратында, көн саен иске ибрайлыларга дисктагы вәгазьләрне тапшыра.

Вәгазьләрне радиоалгычлардан тыш, машинадагы радиолар ярдәмендә дә ишетергә мөмкин. Гомәр хәзрәт билгеләп үткәнчә, иң мөһиме дулкынны тотарга кирәк.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев