Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Аксубай районында өлкәннәр иҗаты фестивале оештырыла

30 ноябрьдә Татарстанның Аксубай районында өлкәннәр иҗаты фестивале оештырыла, дип хәбәр итә район газетасы.

Районның Ветераннар советы рәисе Галина Бобкова сүзләренчә, лаеклы ялга чыккан ханымнар һәм әфәнделәр арасында талантлы кешеләр күп. Кемдер җырлый, башка берәүләр биергә ярата, икенчеләре музыка уен коралларында оста уйный. Бүтәннәргә үрнәк булырдай кул эшләрен яратып башкаручылар да бихисап.

Фестивальдә катнашырга теләүче пенсионерларны 30 ноябрьгә кадәр районның Мәдәният сараена мөрәҗәгать итәргә чакыралар. Өлкәннәрнең осталыгы бәйге программасы кысаларында төрле номинацияләрдә бәяләнәчәк һәм бүләкләнәчәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев