Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Аксубай районында белем бирү хезмәтләре ярминкәсе үткәрелде

Аксубайда район җитәкчелеге, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, мәгариф бүлеге ярдәмендә белем бирү хезмәтләре ярминкәсе үткәрелде. Уку биналары һәм аларга укырга керү турында мәгълүматлар алу максатыннан җыелган районның чыгарылыш укучыларына Аксубайның 2 нче мәктәбе ишекләрен кунакчыл ачты. Быел Татарстанның унбиш югары һәм урта белем бирү бинасы тәкъдим ителде. Фойеда эшләгән күргәзмәдә балалар укытучылар белән якыннан аралаштылар, үзләре өчен кызыклы һәм актуаль булган материаллар алдылар. Өлкән сыйныф укучылары белән аралашуның мондый алымының өстенлеге шунда, кыска вакыт аралыгында киң күләмдә мәгълүмат алу һәм файдалы танышлар табу. Чараны мәктәп укучылары оештырган концерт программасы ачты, аның нигезен “Бөтен һөнәрләр дә кирәкле һәм мөһим“ темасы биләде. Җыелучыларны башкарма комитет җитәкчесе Анатолий Горбунов сәламләде. Ул үзенең чыгышында балаларның игътибарын һөнәр сайлауга җитди якын килүгә юнәлтте. "Безнең районга авыл хуҗалыгы белгечләре кирәк, – дип билгеләп үтте ул. – Бездә шулай ук укытучыларга, медицина хезмәткәрләренә дә мохтаҗлык бар". Мәгариф бүлеге җитәкчесе Әминә Вәлиуллина да балаларга үтемле киңәшләрен бирде: "Бүген алынган мәгълүматларның чыгарылыш укучылары өчен файдалы булуын телим, – диде ул. – Очрашу эшлекле җитди килеп чыгар һәм аның нәтиҗәсе безнең район өчен файдалы булыр дип уйлыйм". Әминә Кәрим кызы шулай ук безнең районда һөнәри яраклашу эше программасы мәктәпнең белем бирү учреждениеләреннән башлап гамәлгә ашырылуына да басым ясады: "Авыл хуҗалыгы министрлыгы гранты кысаларында бездә мәктәпнең яшьтән үк һөнәри яраклашу программасы белән эшләү мөмкинлеге биргән барлык методик эшләнмәләр һәм җиһазлар бар", – дип билгеләп үтте җитәкче. “Аксу Агро“ның баш зоотехнигы Равил Мусин авыл хуҗалыгы югары уку йортларының берсендә белем алу турында сөйләде. Ул уку йортында белем алганда бирелгән стипендия, яшь белгеч буларак бирелгән акчалата ярдәм һәм яхшы хезмәт хакын телгә алды. Аннан соң уку биналарын тәкъдир итүләр башланды. Вузлар һәм сузларны тәкъдим итүчеләр укучыларга кабул итү кагыйдәләре, белгечлекләр һәм БДИ баллары чиге хакында мәгълүматлар бирделәр. Әлеге чарада 169 укучы катнашты. Боларның бөтенесе дә һөнәр сайлауда активлык һәм кызыксынучанлык күрсәтте.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев