Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Аксу" студиясе татарча мультфильм сценарийларына мохтаҗ

Акча бирелгән очракта да, “Аксу” студиясенең өр-яңа татарча мультфильм ясау мөмкинлеге юк. Төп кыенлык сценарийлар булмауда, дип белдерде "Аксу" продюсерлык үзәге җитәкчесе Рөстәм Сәрвәров "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә. Очрашу татарча мультфильмнарга багышланган иде. Исегезгә төшерәбез, "Аксу" продюсерлык үзәге узган елны Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы заказы белән "Фиксики" мультфильмын татарчага тәрҗемә итте. 
Рөстәм Сәрвәров мультфильм ясаучыларның язучылар белән тыгыз элемтәдә булмавын әйтте. “Хәзер менә монда бер өч язучы булса, сикереп торып “Кая йөрисең син?!” дип әйтерләр иде, бәлки. Бардыр да инде ул. Әмма аларны каян табарга? Бәлки, конкурслар оештырырга кирәктер. Бер 20 кеше язса да, алар арасыннан сайлап алырга мөмкин булыр иде”, - ди “Аксу” студиясе җитәкчесе.
“Бәлки безгә рус аниматорларын, чит ил аниматорларын чакыртып мастер-класслар ясаргадыр, өйрәтергә безнең яшьләребез дә бар. Бар безнең егетләр – аларны табып, еракка җибәрмичә, аларга ышанып, ярдәм итеп, татар эстрадасына биргән кадәр акчаның әзрәген бирсәләр, бу эш кузгалып китәр иде”, - ди Рөстәм Сәрвәров
Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев