Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

АКШта яшәүче татар яшьләренә татар мохитен тудырырга ниятлиләр

Быел “Сәләт” яшьләр иҗтимагый фондының  чит илләрдәге өченче аланы (лагере) - "Сәләт-Монреаль" эшли башлый. Алан оештыруның төп максаты – Канадада , АКШта яшәүче татар яшьләренә татар мохитен тудыру. Бу хакта “Сәләт” фондының башкарма директоры Тимур Сөләймәнов "Сәләт"нең профильле сменаларына һәм биенналега  (фестивальгә) багышланган массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән узган “иртәнге аш" форматындагы очрашуда белдерде. Австралиядә, Чехиядә "Сәләт" лагерьлары бар иде инде. "Сәләт-Монреаль" халыкара уку-укыту һәм сәламәтләндерү лагере Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Канаданың Монреаль шәһәрендә оештырыла. “Беренче чиратта, яшьләргә аралашу мохите кирәк. Безгә шундый тәкъдим белән чыктылар. Аларның төп теләге - “Сәләт” аланы оештырып, татар телле мохит тудыру. Канадада татар мохите, татар тарихы темаларында төрле остаханәләр эшләячәк, күргәзмәләр оештырылачак, Сабан туе, кызыклы шәхесләр белән очрашулар булачак. Реаль һәм виртуаль форматта "түгәрәк өстәл"ләр оештырырга планлаштырабыз”, - дип сөйләде Тимур Сөләйманов. “Без, чатырлы алан ясап, тарихи чара уздырырга телибез. Шулай ук милли ашлар темасын да күтәрәчәкбез. Канададагы сәлкешләрне (“Сәләт”кә йөрүчеләрне шулай атыйлар) Татарстан сәлкешләре белән таныштырып, бергә чаралар оештырып, “Сәләт” аланы мохитен тудырырга телибез. Без алар белән һәрвакыт аралашып торабыз, элемтәне өзмибез. Татарстаннан ерак яши торган дусларның тарту көче бар. Алар туган якларын тартылалар, тик бу күпчелек очракта мөмкин түгел. Аланда булганнар, гомумән, читтә, Канадада, Америкада яшәүче татарлар “Без ничек Татарстанга кирәкле була алабыз?” дигән сорауга үзләренә җавап табачаклар. Татарстанда булган проектларда алар, бәлки, читтән торып - дистанцион рәвештә катнаша алыр,” - дип сөйләде Тимур Сөләйманов. Аның әйтүенчә, Канадада алан оештыру - яңа адым , ул яңа мөмкинлекләр, яңа сынау. “Мин үзем 1 ел буе чит илдә укыдым. Шунда алган тәҗрибәне туган якта таратырга тырыштым. “Сәләт"нең 20 ел буе туплаган тәҗрибәсе бар. Без аны башкалар белән дә уртаклашырга әзер. "Талантлар университеты” белән берлектә бу эш җиңел башкарылыр " - ди ул. "Ни өчен бу алан Канадада оештырыла?" дигәнгә, Тимур Сөләйманов моны финанслар белән бәйләде: “Без Монреальдә алан ачабыз, дигәч, чит илдә яшәүче күп кенә дусларым, шалтыратып, "Нигә безгә оештырмыйсыз?", - дип сорадылар. Канадага АКШтан  да килә алыр иделәр, ул бер үзәк кебек тора. Безгә килгән гаризаларның 80%ы - Канададан, 15%ы - АКШтан, ә калган 5%ы башка илләрдән. Гарәп Әмирлегеннән, Франциядән дә гаризалар бар. Шулай ук бу финанс ягы белән дә бәйле”. 2017 елда «Сәләт-Монреаль» аланында катнашучыларны сайлау конкурсы гомуми урта белем бирү,  урта һөнәри һәм югары белем бирү оешмаларында укучы балалар һәм яшьләр, Татарстан Республикасында эшләүче 14-35 яшьтәге яшьләр арасында уздырылган. Татарстаннан Канадага барлыгы 20 кеше бара. Боларның 10ысы - 3 телне дә әйбәт белгән әйдәманнар (вожатыйлар) һәм “Сәләт” аланының мохитен җиткерә алырлык “сәлкешләр”.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев