Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

АКШның Флорида штатында 2017нче елның беренче Сабан туе узды (видео, фото)

19 март татар дөньясында 2017 елның беренче Сабан туе үтте - аны АКШның Флорида штатында яшәүче татарлар һәм башкортлар оештырды. Флоридада төпләнеп яшәүче милләттәшләребездән тыш, бәйрәмгә АКШның башка штатларында, шулай ук Татарстан, Россия, Европа илләрендә яшәүче татарлар килде, дип хәбәр итә оештыручылар. Татарстаннан махсус кунаклар булып халыкара бәйгеләр лауреаты, Татарстанның атказанган артисты Айдар Сөләйманов һәм Татар милли мәдәнияте һәм кухнясы халыкара ассоциациясе Президенты Резеда Хөсәенова килгән. Сабан туе Флорида штатының Tradewinds паркында үткән.    

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев