Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

АКШның Филадельфия шәһәрендә беренче татар очрашуы узды (фото)

19 ноябрьдә АКШның Пенсильвания штатының Филадельфия шәһәрендә беренче татар очрашуы узды. Җирле татарлар аны Вак-бәлеш пешерү мастер-классы форматында оештырды, дип хәбәр итә АКШның Питтсбург шәһәрендә яшәүче Ленар Мөхәммәдиев. Кичә Филадельфиянең Төрек җәмгыяте үзәгендә үткән.

Филадельфиядә мондый чара беренче мәртәбә уздырылган. Моңа кадәр бу шәһәрдә татар чаралары бөтенләй булмаган диярлек. “Кардәшлек” оешмасының Филадельфия бүлеге әгъзасы Диләрә Кашаева әйтүенчә, ул чараның шуның кадәр популяр булуын көтмәгән дә. “Монда бик күп кеше җыелды. Безнең шәһәрдә татарларның шулай күп икәнен белмәдем дә. Киләчәктә тагын да очрашулар оештырырга уйлыйбыз”, ди Кашаева.

Вак-бәлеш пешерергә өйрәнергә кырыктан артык кеше җыелган. Бу чарада катнашыр өчен Нью-Йорк, Нью-Джерси, Харрисбург, Вашингтон, Коннектикут һәм Питтсбургтан да татарлар килгән. Вак бәлештән кала татарлар чәк-чәк кебек башка татар ризыклары да пешереп алып килгәннәр.

Америка татарлары оештырган мастер-класс уеннар һәм концерт белән үрелеп барган. Концертта җырчылар Айсылу Исмәгыйлева һәм Ширин Әл-Әнси җырлары яңгыраган, Коннектикуттан килгән, татар мәдәниятенә гашыйк булган Алексей “Кил, кил” җырын татарча башкарган.

Чара традицион “Туган тел” җыры белән тәмамланган.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев