АКШ журналисты республика турында

АКШ та чыгучы Christian Science Monitor (СSМ) атналык газетасы Татарстан турында күләмле мәкалә бастырган. “Чәчәк ату моделе? Россия республикасы торгынлыктан күтәрелә” дип аталган мәкаләдә Татарстанның бүгенге халәте турында сүз бара. “Күпмилләтле Татарстан бервакыт бәйсезлеген күрсәткән иде. Хәзер ул миллиардлаган инвестицияләр ала, ә 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионаты үткәрәчәк”, - дип яза журналист Фред Вир (Fred Weir). Фред Вир ни өчен Татарстан турындагы мәкаләдә республиканың элекке статусын "торгынлык" дип атавын әйтми, әмма бүген булган үзгәрешләр турында сокланып һәм мактап яза. “Иннополис, Россия. Мәскәүдән килгән күпмиллиардлы инвестицияләр хисабына Идел елгасы буендагы буш яланда бетон һәм корычтан төзелгән галәмәт зур комплекс күккә күтәрелә. Иннополиста университет, ирекле икътисади зона булачак, шулай ук информацион технологияләр өлкәсендә эшләүче 150 мең белгеч һәм аларның гаиләләре яшәр өчен заманча шартлар тудырыла. Бу соңгы ун ел эчендә күпмилләтле Татарстанны информацион технологияләрдә дөнья лидеры итеп танытырга теләгән җирле җитәкчелеккә зур бүләк. Иннополис проекты Татарстанда баручы искитмәле сәяси үзгәрешләрнең бер күрсәткече генә. Татарстан – 800 ел элек бөтен Россияне яулап алган Алтын Урда Чыңгызханы нәселләренең тарихи ватаны... 16 нчы гасыр уртасында Иван Грозный Казанны яулап алып, мөселман татар халкы яшәгән җирләрдә Россия үз идарәсен урнаштыра. Заманча Казан архитектурасын төз манаралар һәм православие храмнары бер-берсен тулыландырып тора. Бу исә катлаулы заманнарда да ике халыкның, төрле диннәрнең 500 еллар дәвамында бер-берсен аңлап яшәүләрен тәэмин итә. Татарстандагы ныклы идарә итә белү Россия өчен уникаль дияргә була. Республиканың коммунистлар партиясе заманындагы элеккеге сәркатибе, 1990 нчы елларда Татарстанның бәйсезлеге өчен көрәш хәрәкәтен җитәкләгән Минтимер Шәймиев төп дәүләт киңәшчесе булып кала. Аңа алмашка үзенең премьеры Рөстәм Миңнеханов килә, халык аны күпчелек, 96% тавыш биреп сайлый. Татарстан федераль бюджет өчен “чиста донор” булып тора. Димәк, ул Мәскәүгә салымнарны аннан алган субсидияләргә караганда күбрәк түли. Республика җитәкчеләре Кремль акчаларын Иннополис кебек эре проектлар булдыруда оста һәм тиз кулланалар. 2005 елда Мәскәүне Казанның меңъеллыгын үткәрү өчен өч миллиардлап доллар бирергә күндерәләр. Акча шәһәр үзәген реконструкцияләү, яңа метро станцияләрен, юллар, кунакханәләр салу, шулай ук Казанны Мәскәү һәм Санкт-Питербургтан соң “өченче башкала” дип атарлык масштаблы пиар-кампанияләргә тотыла. 2013 елда җәйге Универсиада Олимпия уеннары алдыннан чын мәгънәсендә генераль репетиция булды. Казанның инфраструктура һәм спорт корылмалары өчен биш миллиардлап доллар тотыла. Казан шулай ук 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионатын үткәрүче шәһәрләрнең берсе. Туристик инфраструктурасын үстерүгә һәм истәлекле урыннарын яңартуга өстәмә акчалар бирелә. Шулай ук Казан – Мәскәү тиз йөрешле тимер юлын төзү турында да күп сөйләнелә. Әлеге араны үтү 14 сәгатьтән өч сәгатькә кыскара. Юл озаеп, Пекинга кадәр төзелергә мөмкин, дигән сөйләшүләр бара. Кытайлылар инде әлеге юл төзелеше өчен алты миллиард доллар вәгъдә итәләр. Шулай була калса, Казан Евразия эре тимер юллар челтәренең үзәгенә әйләнергә мөмкин”. Christian Science Monitor газетасы 1908 елда чыга башлый. Тиражы 75 мең тирәсе. Татар-информ  

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: