Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

АКШ татарлары "Туган тел" җырын башкарган

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Калифорния штатындагы Берлингейм шәһәрендә Америкада яшәүче татар диаспорасы вәкилләре белән очрашты. Мәгълүм булганча, Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе 9-11 ноябрьдә АКШка өч көнлек эш сәфәре кыла.

Татарлар белән очрашудан фотографияләрне Рөстәм Миңнеханов “Инстаграм”дагы шәхси битенә куйган. Моннан тыш Татарстан Президенты Америка татарлары Габдулла Тукайның танылган “Туган тел” җырын башкарган видео да урнаштырган.

Социаль челтәрдән кулланучылар Рөстәм Миңнеханов урнаштырган фотографияләргә һәм видеога язган кайбер комментарийлар:

 Laishevolife: Татарлар бар дөньяда!

Chulpandi: Оо, таныш йөзләр. Искиткеч кунакчыл Сафалар гаиләсе.

Tatardonyasi: Хәерле иртә! АКШ татарларына күп сәлам.

Almselfie: Анда ничә татар яши микән?

nelya95m: Ого.

gulnara_ak: Рокыя апа, Даян абый.

dan1ss: Сан-Францискога килегез, монда да кызык.

Tapakay: Сан-Франциско татарлары, Америка Төрки-Татар Ассоциациясе әгъзалары исемннән зур рәхмәт белдерәбез бинабызга килгән өчен!

Zakiiavalitova: Рөстәм Нургалиевич, Алла ярдәм бирсен сезгә.

tatar__malay: И туган тел, и матур тел! 

davlet_tatar: Чит илдә яшәүче татарлар, туган телне яхшырак белә...

davlet_tatar: Искиткеч хәл...

zakiiavalitova: Ай рәхмәтләр яусын сезгә милләттәшләрем, Алла ярдәменнән ташламасын.

tamada_chulpantv: И рәхмәт сезгә, сокландым бу милләттәшләргә!!!

markiza910: Күздән яшьләр килде... рәхмәт яусын сезгә...

ilmir2007: Афәрииин!!!

alsu_gaztdinova: Афәриннар! Безгә үрнәк булырлык!

 Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев