Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Акча тота беләсезме? (сораштыру)

Россиядә яшәүчеләрнең яртысы акча тота белми икән. “Ромир” тикшеренү үзәге белгечләре шулай дип ышандыра. Бу төркемгә керүчеләрнең күбесе акчасын нәрсәгә сарыф итүен контрольдә тотмый да ай ахырында: “Кая китте бу акча?” – дип баш вата икән. Аларның күбесе ай ахырына инде әҗәткә үк батып беткән була, ди белгечләр. Чыгымнарын контрольдә тота белмәгән россиялеләр аена уртача 15 мең сум акчасын бер кирәкмәгән нәрсәләргә сарыф итә икән. Сез акча тота беләсезме?

Рәзинә СИБГАТУЛЛИНА, Нурлат районының 5 нче номерлы “Камыр Батыр” балалар бакчасы тәрбиячесе:

– “Авырткан” урынга бас­тыгыз әле. Андый чаклар ай са­ен диярлек була. Саный баш­лагач, акчаның кая кит­кәнлеге искә төшә үзе. Нәр­сә генә булса да, балаларга ак­ча кызганмыйм. Нәрсә ашый­сылары килсә – шуны алам, пешерәм. Җиләк-җи­меш ел буе өстәлдә. Кием-салым, уен­чыкларның да нин­дие ге­нә юк. Дуслар: “Бер кибет ачарлык уенчык, кием җый­дың инде”, – дип көлә.

Резеда ТӨХФӘТУЛЛИНА, Татарстанның халык артисты:

– Акча тота белмим. Соң­гы елларда керем-чыгым­нар­ны язып та баргалыйм, үземчә. Тик матур, тәмле әй­бер янында үземне тыя алмыйм. Шуңа күрә акча тота белгән кешеләргә бик сок­ланам, мондый сыйфатны үзем­дә дә булдырырга тырышам. Күңелем теләгән әйбергә, ял, сәламәтлек, балам, тәмле ашау өчен акчамны кызганмыйм. Юкса ник эшлим соң мин? Мин үземә кирәкле әйберләрне булдырдым инде. Өем, машинам бар. Шуңа хәзер акчаны рәхәтләнеп яшәп туздырыр өчен эшлим.

Алсу АБАЕВА, Казан шәһәренең 135 нче мәктәбендә татар теле укытучысы:

– Бу сорауны гаиләмә бир­сәгез, минем турында бик кызык мәгълүмат туп­лар идегез. Мин дә шул акча тота белмәүчеләр исә­бе­нә шәп­ләп кенә кереп китәм. Ай ахырында үземне акча кая китте икән ише сораулар биреп аптыратмыйм, чөнки ай башын­да булачак нәтиҗәне белеп торам. Ипотека, ашау, улым­ның репетиторыннан, коммуналь түләүләрдән калган ак­чаны рәхәтләнеп үзем те­ләгәнчә туздырам. Бассейн, аквапарк, кафе-ресторанга да акча кызганмыйм, чөнки бер генә тапкыр яшибез. Күп­ме теләсәм дә, акча җыя алмыйм. Шуңа дөньяда кредит дигән нәрсә булганга сөенеп, Аллаһы Тәгалә бир­гәненә шө­кер итеп яшим. Иң мөһиме – Ходай сәламәтлек­тән аермасын. Акчаны әти-әниемә, балама бүләк өчен һич кызганмыйм. Күңелем төшеп, аларны сөендерәсем килгәндә, кешедән бурычка алудан да курыкмыйм.

Илгизәр ГАЙНЕТДИНОВ, Казан дәүләт аграр университеты доценты, икътисадчы:

– Икътисадчы буларак, ай­лык керем һәм чыгымнарны исәпләп барам. Артык акча булса, аны кайда, ничек итеп саклауны да хәл итәм. Акчаны кысып яшәү­дән мәгъ­нә юк дип саныйм. Ул әйлә­неш­тә булганда гына табыш китерә. Тик хәзер­ге заманда запассыз да яшәп булмый. Шуңа күрә акчаны җыярга ты­рышам. Әле балаларны укы­тасым бар. Хәзер бит дәү­ләт вузларында да күп бүлек­ләрдә уку түләүле. Шулай да балалар, сәламәтлек, гаилә бе­лән бәйле әйберләргә акча кызганмыйм.

Алмаз МИРГАЯЗОВ,

“Татмедиа” оешмасының радиолар буенча эшләү юнәлеше җитәкчесе:

– “Акча тота белмәү”не кли­ник диагноз итеп тә, хо­лыкның бер үзенчәлеге – начар гадәт дип тә карарга була, минемчә. Беренче оч­рак­ны мин бу гадәте белән шактый катлаулы проблемалар китереп чыгарырга һә­вәс кешеләргә карата кулланыр идем. Икенчесен чама хисен белмәүче ке­ше­ләргә карата әйтер идем. Җәм­гыя­ти күренеш буларак сорыйсыз икән, бу халыкның яшәү рәвеше әлегә иркен булуны аңлата. Җәмгыять стресс хәлендә түгел, иртә­гәсе өчен кайгырмый. Игътибар итегез: Казанда да кай­сы сәүдә үзәге янына кил­мә, кайчак эш көннә­рендә дә көпә-көн­дез эченә таба җиңел ге­нә үтә алмыйсың – кеше өс­тендә кеше. Нидер ала, сумкалар тулган, тимер арбалар шыгрым. Икенче яктан, банклар, инде чиктә, бер­нин­ди гарантиясез, теләсә нинди формада кредит бе­лән туендырып тору да ке­ше­дә кесәсендәге акча кү­ләменә карата җиңел караш формалаштыра. Мин исә бу мәсь­әләгә саграк карарга киңәш итәр идем. Ни өчен дигәндә, алганны барыбер бирәсе була. Үзем дә шул принцип белән яшим. Тик гаилә, балалар иминлегенә, балаларны укытуга һәм, иң мөһиме, азык-төлеккә акча кызганмыйм. Һәм беркайчан да акчам кая китте инде дип аптырамыйм. Килгән – Ходай биргән, киткән – шулай ки­рәк булган.

Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев