Акча бәясен алтын билгели, кеше бәясен халкы билгели...

Шагыйрь сүзләре белән әйтсәк, акча бәясен алтын билгели, кеше бәясен халкы билгели... Күптән түгел генә “Казан утлары” журналында, аннан соң Татарстан китап нәшриятында халык язучысы Рабит Батулланың “Илбашы” романы дөнья күрде. Республиканың беренче Президенты, милләтебезнең асыл улы, аксакалы Минтимер Шәрипович Шәймиев турындагы әлеге әдәби әсәр авторның гына түгел, хал­кы­бызның шушы олпат шәхескә булган ихлас ихтирамын чагылдыра дисәк, арттыру булмас.   70тән артык хикәяне бер төенгә бәйләп, җыйнак итеп язылган әсәр илбашының балачак-яшьлек елларын да, җитлеккән, оста куллы җи­тәк­че булып эшләгән дәвер­ләрен дә, сәясәттә тоткан урынын да, тирән акыл һәм зиһен нәтиҗәсендә җиңеп чыккан каршылыкларны да йөгерек тел белән сурәтли. “Илбашы” әсәрен халыкка тәкъдим итү чаралары кайсы районнан башланды дип уйлыйсыз? Әлбәттә инде, Актаныштан! Март башында бер төркем сәнгать әһелләре Актаныш һәм Мөс­лим якларына сәяхәткә кузгалдылар. Пучы авылы мә­дәният йортында башланып киткән кичә китапны тәкъ­дим итү рәвешендә генә булып калмыйча, эчкерсез бер бәйрәмгә әверелеп, тамашачыга Минтимер Шәрип улы­ның балачак һәм яшьлек эзләре буйлап үтәргә, аның туганнан-туган апасы Бания апа, хезмәттәше Фәндүс абый ур­таклашкан истә­лекләр аша да узганнарга әйләнеп карарга мөмкинлек бирде. Район башлыгы урынбасары Илфак Бариев кунак­ларны татар халкына президент бүләк иткән Әнәк – кү­рер күзгә кечкенә, әмма шул ук вакытта төш кенә дә авыл белән танышырга чакырды. Төзек йортлары, якты күңел­ле кешеләре, булдыклы җи­тәкчеләре белән матур авыл ул. Исәннәрнең – кадерен, үлгәннәрнең каберен бел, ди халык. Бакыйлыкка күч­кән­нәрнең мәңгелек йорты булган зиратта М.Шәй­ми­евның газиз кешеләре – әт­кәсе-ән­кәсе, якын туганнары ята. Хәз­­рәт белән бер­гә алар рухына дога кылган мәл­дә һәр­кем фани дөнья һәм аның кыйммәте турында уйланырга өлгергәндер, мө­гаен. Ә ме­нә музей ул – исән­нәр өчен хәтер сакчысы. Шә­рип Шаһимөхәммәт улы Шәй­миевның музей-йорты – аерым бер кеше һәм нәсел тарихын чагылды­ручы урын гына түгел, тулы бер чорның көзгесе, авыл җаны, авыл рухы. Шуның белән бергә яшь буынга рухи тәрбия бирүче дә. Биредә дә, соңрак район­ның туган якны өйрәнү музеенда йөр­гәндә дә бер нәрсәгә игътибар итмәү мөмкин тү­гел иде: якташларының М.Шәй­миев белән чын күңелдән горурлануы тыйнак бер яктылык булып һәр почмакта чагыла. Юк, бу горурлык һич кенә дә ниндидер төче, кызыл лозунглар рәвешендә түгел, ә гадилек аша гали­лек­кә иреш­кән затның үзе кебек үк ихласлыкта иде. Актанышның йөз күрке – сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат­ның даны республика чик­ләрен узып киткән. Чәчләре­нә нәни калфак кадаган укучы кызларны күрүгә үк кү­ңелдә горурлык хисе баш калкытты: менә бит, милләт­нең ки­ләчәге, асыл балалары, талантлары кайда тәр­бия­ләнә! Язучылар белән оч­рашу вакытында укучылар тарафыннан яңгыраган сал­лы-саллы сораулар, үз­ләре­нең иҗат җимеше булган шигъри тәл­гәшләр бу фикерне ныгытып кына куйды. “Илбашы” әсә­ренә караган сораулар бе­лән беррәт­тән, бү­генге татар әдәбияты, аны мәктәптә укыту проблемаларына кагылышлы мәсь­ә­ләләр дә кызыксындыра иде укучыларны. Район мәдәният йортында дәвам иткән кичә зал тутырып килгән тамашачыга “Илбашы” китабының авторы һәм башка язучылар белән дә, өр-яңа затлы әсәрләрне иң башлап үз битләрендә чагылдырган, 95 еллык тарихка ия “Казан утлары” журналы белән дә, районның мөхтә­рәм кешесе Гадел ага Сәлә­хетдинов белән дә күзгә-күз карап сөйләшергә, “Агыйдел” ансамбленең затлы җыр-биюләрен карап хозурланырга менә дигән сәбәп булды. Ил агасы эзләре буйлап аның туган төбәгендә башланган сәяхәтнең Мөслимдә дәвам итүенә гаҗәпләнергә кирәкми. Чөнки институт тә­мамлаган яшь М.Шәй­ми­евның тәүге хезмәт юлы нәкъ менә Мөслимгә, анда инженер булып эшләгән сукмак­ларга килеп тоташа. Кайчандыр ул эшләгән РТС урынында – бүген куәтле “Агромастер” предприятиесе урнашкан, анда авыл хуҗалыгы өчен күптөрле техника җи­тештерелеп, кайберләре хәт­та чит илләргә дә сатыла. Заман белән бергә Мөслимнең дә йөзе танымаслык булып үзгәргән: өч урамда өч мәчет күкрәп утыра; урамнар, йортлар, хастаханә матур итеп төзекләндерелгән; шә­һәр халкын көнләштерерлек “Курай” ял паркы, ат спорты клубы балкый; “Кояшлы Ык буе” исә гаҗәеп бер ял урынына әйләнгән. Үзәк китап­ханә дә, өй-гаилә атмосферасы тудырылып, заманча, гаять бер җылы урынга әве­рел­гән, туган якны өйрәнү музее да зәвыклы заллар бе­лән күзне иркәли. Мә­дәният йортына урнашкан әдәбият-сәнгать музеена кем генә сокланмас: иркен залда шушы җирлектән чыккан һәр шә­хескә аерым почмак эшлән­гән, килгән кунаклар өстәл янына утырып, тулы бер дәрес тыңларлык шартлар тудырылган, һәр өстәл кулъязмаларның оригиналлары белән үзенә дәшеп тора. Быел республика мөгал­лимнәренең август конференциясе Мөслимдә узачак – бирегә килгән һәркем яшь буынны тәрбияләүгә юнәл­дерелгән үзгәрешләрне үз күзе белән күреп китәчәк. Мөслимнең дә зал тутырып килгән тамашачысы – әдәбият-сәнгатькә битараф булмаган зәвыклы тамашачы иде. “Илбашы” әсәрен “Казан утлары”ннан да, китаптан да укырга өлгергәннәр. Яшьлек чорында Минтимер Шәри­пович белән бергә эшләгән Зәкиҗан абый истәлекләре дә зур кызыксыну уятты.

Айгөл Әхмәтгалиева

Чыганак: http://www.vatantat.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: