Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Ак калфак" татар хатын-кызлары ижтимагый оешмасы "Чәй яны-гаилә яны" дип аталган бәйрәм уздырды

Биектау районы «Ак калфак» татар хатын-кызлары ижтимагый оешмасы Дөбъяз «Ак калфак» бүлекчәсе белән берлектә «Чәй яны-гаилә яны» дип аталган бәйрәм уздырды.
Чараның төп максаты: татарларда беренче чәй эчү һәм самоварның килеп чыгуын сөйләү. Самоварлардан күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә хәтта 1890 елда Тулада эшләнгән һәм осталарның шәхси имзасы куелган самовар да бар иде. Бәйрәмгә 10 урам һәм ике оешма (урта мәктәп, авыл хастәханәсе) әзерләнгән иде. Шушы өстәлләрдә бик күп төрле милли ризыкларыбыз бар иде. Әлбәттә инде, ризыклар янына кайнап утырган самоварлар һәм җиренә җиткерелеп пешерелгән чәй дә бар иде.
1
2
3
Бөтендөнья татар конгрессы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев