Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Биектау бүлекчәсе Алан-Бәксәр авылында күркәм чара үткәрде

Милли, рухи кыйммәтләрне саклап, аларны буыннан-буынга тапшыручы бу гүзәл затлар мондый чараларны район авылларында даими уздырып тора. Бу юлы да Алан-Бәксәр авылы халкы өчен мәдәният йортында районның үзешчән сәнгать коллективлары артистлары катнашында концерт-тамаша оештырылды. Шул ук вакытта тамашачылар белән яшь буынны милли рухта тәрбияләү, чын татар кешесе итеп үстерү мәсьәләләренә багышланган әңгәмә үткәрелде, диелә Татарстанның "Биектау хәбәрләре" газетасында.

Татар халкының милли ашларын пропагандалу да "Ак калфак" оешмасы эшчәнлегенең бер юнәлеше булып тора. Татар тәм-томнары Алан-Бәксәрдә уздырылган бәйрәмдә табын күрке булып торды. Аларны тамашада катнашкан һәркем авыз итә алды.

“Мондый бәйрәмнәр халыкны берләштерә дә, күңелдә горурлык хисләре дә уята, уйландыра да. Минемчә, кул эшләрен дә танытырга кирәк. Чөнки әлеге шөгыль, беренчедән, әби-бабаларыбыздан калган матур гадәт булса, икенчедән, кул эшләре җиһанны матурлый һәм татар билгеләрен актуальләштерә. Кул эшләренә бәлки мәктәпләрдә өйрәтергә кирәктер”, - дигән фикерен белдерде тамашада катнашкан Наил Кәлимуллин.

Алан-Бәксәрдә яшәүче Тәскирә Закирова: “Мондый рухтагы бәйрәмнәр бик тә сагындырган икән. Оештыручыларга рәхмәт. Күңелләр тулып, күзгә яшьләр килгән мизгелләр булды. Алла боерса, тагын шулай бергә җыелышып, файдалы эшләр турында сөйләшеп утырырбыз әле”, - диде.

Очрашуны оештыручылар да үз фикерләре белән бик теләп уртаклаштылар. “Без милли тамырларын таныган, үз халкы белән горурланып, киләчәктә үзе дә милләтне саклау юлында эшләрлек яшь буынны тәрбияләү мәсьәләләре турында фикер алыштык. Миллилекне саклау күбрәк хатын-кызлар җилкәсенә төшә. Милли тәрбия һәм белем бирүдә дә хатын-кызларның роле зур. Җәмгыятьтә, тормышта нинди генә чор булуга карамастан, милли, рухи кыйммәтләрне саклаучылар да, буыннан-буынга тапшыручылар да – гүзәл затлар. Бу вазифаны җиренә җиткереп башкарганда гына милләтебезнең киләчәге өметле булачагында шик юк”, - диде Биектау районы башкарма комитетының мәдәният бүлеге башлыгы Лилия Борһанова.

"Ак калфак" татар хатын-кызлары район иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Гөлсинә Шакирова да аның сүзләрен куәтләп: “Вакыт бик тиз уза, буыннар бик тиз алышына. Без барысына да өлгереп калырга тиеш. Милли тәрбия эшенең сабый бишектә чакта ук башланырга тиешлеге көн кебек ачык. Бүген авылларда яшәүче хатын-кызларыбыз белән берлектә тарихи истәлекләрне, тел, гадәт-йолаларны сакларга тырышабыз”, - диде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев