Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Ак калфак" делегатлары Шәүкәт Биктимеровның туган йорты, музее белән танышты (ФОТО)

Саба районы Миңгәр авылында данлыклы артист Шәүкәт Биктимеровның төп нигезен ташламыйлар: балалары шушы йортка әледән-әле кайтып тора. "Ак калфак" Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы әгъзалары Миңгәргә барып, шуңа инанып кайтты. Искәртеп үтик, "Ак калфак"лылар - Татарстанның - 32 районыннан, Россиянең 35 төбәгеннән 150ләп делегат төп нигез, васыятьнамә темасы буенча өч көнлек эш программасы белән Сабада. Кунаклар Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Таһир Шәрәфиев, район Башкарма комитетының мәдәният бүлеге мөдире Рөстәм Заһидуллин озатуында Шәүкәт Биктимеровның туган йорты, музее белән танышты. Шушы чарага махсус Казаннан артистның энесе Җәүдәт Биктимеров, кызы Гүзәл һәм улы Искәндәр кайткан иде. Алар делегатлар яудырып торган сорауларга җавап биреп барды, шул рәвешле кечкенә генә йортта бик җанлы әңгәмә оешты. Сөйләшү барышында кунаклар үзләре өчен бик күп яңалык белде. Таһир Шәрәфиев үзе дә Шәүкәт Биктимеров белән бик якыннан таныш булуы турында сөйләде, хатирәләрен уртаклашты. Аның 1928 елда 28 нче октябрьдә тууын, 2012 елның 28 нче маенда вафат булуын искәртте. "Шәүкәт абый Рәмзия апага өйләнгәч, 4 елга армиягә китә. Кайткач та, алар бергә була", - диде. Улы Искәндәр сүзгә кушылып: "Әти армиядән кайткач, әни белән бер ачуланышып алалар, әти "син мине тыңларга тиеш, син минем хатыным" дигән булган, әни карышып, "кайда язылган ул" дигәч, әти никахлашу турында таныклыкны чыгарган. Шул вакытта ачуыннан әни таныклыкны ертып, чүп чиләгенә ташлаган. Әти шуны алып, кисәкләрен ябыштырган, без аны музейга тапшырдык", - диде. "Сабага автобус белән кайтып, мине кайтарып куегыз, дип администрациягә беркайчан да кергәне булмады. 8 километр юлны җәяү кайта торган иде", - дип сөйләде Таһир Шәрәфиев. Шәүкәт Биктимеров исемен мәңгеләштерү максатыннан башкарылган эшләр турында сөйләп: "Шәүкәт абыйның вафатыннан соң исемен мәңгеләштерү йөзеннән берни дә эшләнмәвен уйладым да, Рәис Нургалиевичка, район мәдәният йортына аның исемен бирик, дип мөрәҗәгать иттем. Барельефын, бюстын ясаттык. Театр әһелләрен чакырып, тантаналы төстә Шәүкәт Биктимеров исемен бирдек. Авыл халкы исеменнән, Шәүкәт Биктимеров исемен республика күләмендә мәңгеләштерү өчен, Президентка хат язган идек. Ул әлегә Мәдәният министрлыгында, шуны ахырга җиткерәсе бар", - диде. "Аның һәр спектакле төрлечә килеп чыга иде, кәефенә карап, Әлмәндәр роле дә төрлечә килеп чыга иде", - дип иҗаттагы үзенчәлеген билгеләп узды кызы Гүзәл. "Әлмәндәр ролен башка кеше уйнауны күз алдына да китереп булмый", - дип билгеләп үтте "Ак калфак"лылар. Әлмәндәрне Шәүкәт Биктимеров уйнавында белгән буын алышынмыйча, тамашачы барыбер башкаларны Шәүкәт Биктимеров белән чагыштырып утырачак, дигән фикергә килделәр алар. Шәүкәт Биктимеровның энесе Җәүдәт абый "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә артист буласы килүен әйтте. "Минем дә артист буласы килгән иде. Мин Казанга килгәч, бер йорттан, бер нәселдән ике артист булмый дип, абый кырт кисте. Техникум бетереп, вертолет заводында эшли башладым. Аннары төзелеш тармагында да хезмәт куйдым, гәрчә бик-бик артист буласым килгән иде", - диде. Шәүкәт Биктимеров туган йортка 200гә якын ел. Аны артистның әтисе төзеткән. "Йорт әле кыйгаймаган да, янтаймаган да. Нигезне ташламыйбыз, балаларга да әйттек", - дип белдерделәр артистның балалары. Балалары, оныклары арасында артист эзләреннән китүче юк. "Әти дә, әни дә безнең артист булуны теләмәде. Шулай да нәсел дәвамчыларында артистлык сәләте бар", - ди кызы Гүзәл. Аннары мәктәп бинасында "Әлдермештән Әлмәндәр" спектакленнән өзек сәхнәләштерелде. Ни кызганыч, яңгыр явуы аркасында, делегатлар программада булган кичке уенга төшә алмый калдылар.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев