Татар матбугаты
Ак калфак белән бердәмлек тә югалган
Кайсысы бәхетле? Океан артында гомер кичергән татарлармы? Әллә кыйналып булса да үз илендә яшәгәннәреме? Г.Камал исемендәге академия театрының “Ак калфагым төшердем кулдан...” спектакленнән соң әнә шундый сорау туа. Кызганыч, бер як хакында да уңай җавап биреп булмый. Бәхет бердәмлек булганда тулыланыр иде дә бит, кызганыч, ак калфак белән без аны да югалтканбыз икән.
Драматургның бәхете режиссердан тора. “Ак калфагым төшердем кулдан...” спектакле чыкканнан соң, язучы Салават Юзеев әнә шулай диде:
– Татарстан театрларында әтием Илдар Юзеевның пьесалары куела иде. Ләкин ул режиссер Марсель Сәлимҗанов авторы була алмады. Ә менә Равил абый Тумашев әти пьесаларын шактый куйды. “Кыр казлары артыннан” спектакле, мәсәлән, үзенә күрә бер символга әйләнде. Ә бу пьесаны язар алдыннан әти: “Мин драма өчен бик кызык форма таптым, татарлар телекүпер аша сөйләшәчәк”, – диде. Әйтте дә миңа сынап карап тора башлады. Янәсе, реакция нинди булыр. Яхшы форма, ләкин алар нәрсә сөйләшер бит дигәч, үз уйларына чумып, эшкә тотынды.
Әлеге спектакльне беренче тапкыр Уфада режиссер Рифкат Исрафилов куя. “Туксанынчы еллар башы иде ул, әти аннан, интеллектуаль, тетрәндергеч спектакль булган дип, бик дулкынланып кайтты”, – ди Салават Юзеев.
Фәрит Бикчәнтәев исә спектакльне сиксәненче еллар темасына фантазия дип тәкъдим итте. Сюжет шул чор телевидениесендә бик популяр булган һәм читтә яшәүче татарлар белән Татарстанда яшәүчеләр арасында оештырылган телекүпергә нигезләнеп корылган. Чынлыкта мондый телекүпер беркайчан да булмаган. Бу спектакль – мәңгелек тыюлар, чикләүләр һәм төрле фобияләр тарихы, ди режиссер.
Нинди фобия турында сүз бара соң? Әйтик, Сан-Францискода яшәүче Жак (Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Илдус Әхмәтҗанов) экранның теге ягында калган әнисе (Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Рузия Мотыйгуллина), керәшен дустының (Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Наил Дунаев) үзен тануыннан курка. Чөнки моның өчен әнисенең башыннан сыйпамаячаклар. Исмай Акчурин (Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Әзһәр Шакиров) артык сүз сөйләп ташлаудан курка. Бу курку сыну билгесеме, әллә җайсыз шартларга җайлашумы – әлеге сорауга һәр тамашачы үзенчә җавап бирә.
Үз илендә танылмаган яшь рәссам Тайфур Кормаш (Татарстанның халык артисты Искәндәр Хәйруллин) Америкада бәхетле булырга тиеш иде. Аның эше бар, иҗатын да кабул итәләр. Ләкин ул үз-үзенә кул салды. Тайфурның бәхетсезлеге нәрсәдә соң? Нишләп яхшы шартларда да җаны бәргәләнә? Аның гына түгел, барыбызның да бәхетлелек башында бүлгәләнү тора икән. Хәтта телекүпер дә ике яктагы татарларны берләштерә алмады. Хәер, халык җыры яшьләрне берләштерде дә кебек. Ләкин озаккамы?
Театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов бу спектакль хәзер бигрәк тә актуаль дип саный: “Чөнки совет чорында булган мөмкинлекләрне дә югалттык. Тел югалды, укыту системасы үзгәрде. Ул вакытта таркау булсак, без хәзер тагын да таркаурак. Без төрле фобияләр камалышында калдык. Юкка гынамы, бер герой, дошман булмаса, үзебез эзләп табабыз, дип әйтми бит инде”.
Персонажлар шул чорда яшәгән тарихи шәхесләрне хәтерләтә. Һәркем танылган биюче, танылган рәссам, атаклы нәсел вәкилләрен шәйләр. Алар бер-берсенә якынаерга да тырыша, шул ук вакытта гаепләүләр дә ташлый. Татарстанның атказанган артисты Мәрьям Йосыпова, мәсәлән, атаклы биючегә, нишләп сез милләтне алга җибәрү өчен берни дә эшләмисез, нишләп татарча биемисез, дип сорый. Биюче исә, татар югары сәнгатьне аңларга өлгереп җитмәгән, дип җавап бирә. Ягъни спектакльдә соңгы вакытта киң таралган нәрсә ул миллилек, аның чиге бармы, дигән сораулар да кузгатыла.
“Ак калфагым төшердем кулдан...” театр дөньясында бүген милли мәсьәләләргә багышланган беренче спектакль түгел. Шушы вакыт аралыгында гына да “Калеб” яшь буын җыены “Сәрләүхәсез” спектакль-вербатимын (14 апрельдә, кече залда) әзерләде. Ул “Ак калфагым...”да күтәрелгән темаларның дәвамын хәтерләтә. Театр, авырткан мәсьәләләрне күтәреп, яшәешебезне, үзебезне көзгедән карагандай күрсәтте.
Гөлинә Гыймадова
Чыганак: http://www.vatantat.ru
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев