Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Ак чәчәкләр кебек...

Күптән түгел генә Россиянең зур артистларыннан саналган Вера Глаголева үлеп китте. РСФСРның халык артисты, СССР Дәүләт бүләге иясе Родион Нахапетовның беренче хатыны булуы белән дә мәгълүм иде ул. Әллә кайчаннан аерылышып, яңа гаиләләр корган булсалар да, гайбәт-яладан ерак торып, беренче мәхәббәтләренә тап тө­шер­мичә, үзара тигез мөгамәлә саклап, хәл-әхвәл алышып, иҗади дуслыкта яшәде талантлы ике сән­гатькәр. Никахлашкан парлар өчен үрнәк алуга лаек шәхесләр, ак чәчәктәй саф күңелләр, мул җимешле тормышлар... Күренек­ле киноартистка һәм режиссер матәмендә хәсрәтле уйга чумып утырган ул асыл, чын зыялы ир­нең хис-тойгылары да табигый, ихлас иде. Зәңгәр экраннарда аның җанга якын кайгылы йөзе күзгә чалынгач, Нурлатта яшәүче чуаш кызы Людмила Горбуле­ва­ның йөрәге сыкрап куйды.Тәкъ­дир дигәне аның язмышын да Родион Нахапетов исеме белән гаҗәеп рәвештә тыгыз бәйләгән ләбаса. Кем соң ул кадәрле гап-гади, гадәти бистә кызы? Моның өчен 22 елга кирегә чигенү фарыз. ...Тумыштан парә-парә кис­кә­ләнгән йөрәк өянәге белән ин­теккән Люданы алты яшендә нәкъ шул Нахапетов оештырган хәй­рия-шәфкать фонды – Россиядәге йөрәк авырулы балаларны дә­валау фонды, Американың иң көчле табибларын табып, котылгысыз үлем тырнагыннан йолып кала бит. 13 сәгатькә сузылган искиткеч катлаулы, четерекле опе­ра­циянең, аз да түгел, күп тә тү­гел, барысы 130 мең долларга төшүе дә билгеле булсын. Бу урын­да аларга Татарстан Хө­кү­мәтенең сизелерлек матди ярдәм күр­сәтүен дә өстәргә кирәк. Ул 1995 елда АКШ кар­дио­лог-бел­геч­лә­ренең Нурлат кызыннан тыш та тагын 30лап нарасый йөрә­­ген шул рәвешле хаста­ханәдә “яңар­туларын”нан, шифаландыруларыннан, аякка бастыруларыннан бик хәбәрдар бәгъзе кешеләрнең “шуннан ни?” дип җил­кәләрен сикертүләре дә ихтимал. Хаста бала әллә кем түгел, янәсе... Шулаен-шулай, әмма бүтән бала-чагадан аермалы буларак, Родион Нахапетов һәм аның икенче хатыны Наталья Шляпникофф белән ошбу 6 яшьлек кызчык арасында баштан ук җылы, матур мөнәсәбәт урнаша. Нинди сөй­кемле сөяге булгандыр инде, Люданы балаларыдай үз итәләр, яраталар, операциягә кадәр дә, аннан соң да әнисе белән икесен Лос-Анджелестагы фатирларында айлар буе кунак итәләр. Алай гынамы, гид сыйфатында океан артындагы мәм­ләкәтнең зур шә­һәрләрен тамаша кылып, күрсә­теп чыгалар. Голливудлар, зур му­зейлар калмый, театрлар... Шуңа күрә Лю­даның дөньядагы атаклы режиссерны үз атасыдай якын күрүе гаҗәп­мени?! Тагын бер могҗиза: ачык күңелле, самими, шаян, тапкыр телле 6 яшьлек кызчыкны шул­хәтле ошата ул, аны үзенең булачак бер фильмында баш рольдә уйнатырга ниятли хәтта. Үзенә бәйләнешсез сәбәп­ләр аркасында гына планы тормышка ашмый... Хәзер дә багланыш җепләре өзелми. Людмила еш кына алар­ның Мәскәүдәге йортларында кунак булып кайта. Ай сан диярлек Интернет аша язышып, хәбәр­ләшеп торалар. Чирле бала алар­ның күз алларында үсте, җит­лекте, кеше булды. Бүген инде ул – утызынчы яшен ваклаучы чибәр генә ханым. Кияүгә чыкты. Кайгыртучан әтисе Александр Петрович тырышлыгы белән үз­лә­ренә аерым бер йортта гомер кичерәләр. Бакчалары тулы җи­ләк-җимеш, яшелчә. Людмила йорт тирәсендә кайнаша. Тәр­бияче һөнәрен үзләштергән иде. Әмма табиблар, андый тынгысыз хезмәт йөрәгеңә ярамас, дигән­нәр. Кул кушырып утырырга кү­неккәнмени ул? Тегү-чигү эшләре алдыннан төшми.   Аның тукымага чигеп төшергән чәчәк, гөл рә­сем­нәре, пейзаж күренешләре сокланып туймаслык. Үзе дә сиз­мәстән кул эшләрендә кардай ап-ак чәчкәләр рәсеме күбрәк булып чыга аның. Бусы яшьли өзеләсе гомерен ялгап җибәргән ак халатлы фидакарь кешеләр хөрмә­тенәдер, мөгаен... Байтак эшлә­рен дус-ишләргә таратып бетер­гән. Әлбәттә инде, үзенә икенче гомер бүләк иткән Родион Нахапетовларны да онытмый, аларга багышланганы үзенә бер күркәм, якты нурлар белән тукылган сыман. Ерак Америкадагы фатирларын Людмиланың ак чәчәкләр төсле нәфис картиналары бизәп тора.  
Илдус Диндаров, Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев