Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"АК БАРС" Банк "2016 елның иң ышанычлы банклары" рейтингына керде

"АК БАРС" Банкы "Сравни.ру" аналитик үзәгенең "2016 елның иң ышанычлы банклары" рейтингына кергән. Рейтинг төзегәндә "Сравни.ру" аналитиклары банкларның финанс хисапларын, шулай ук Россия һәм чит ил рейтинг агентлыкларының күрсәткечләрен, банк операцияләрен уздыруга лицензиянең кире алынуына китерерлек проблемаларның булу-булмавы исәпкә алган. Барлыгы 200 эре банк тикшерелгән, күрсәткечләр буенча алар берничә төркемгә бүленгән - нык ышанычлыдан башлап, ышаныч дәрәҗәсе түбән булганга кадәр. Беренче төркемгә дәүләт мәшгульлекле банклар һәм аларның бүлендекләре кергән. Икенче төркемдә - ышанычлы финанс күрсәткечләре булган региональ хакимияткә буйсынган банклар. Өченче төркемдә - яхшы финанс күрсәткечле шәхси банклар. Рейтингның түбәнрәк баскычларында аналитиклар тарафыннан бик үк ышанычлы дип табылмаган банклар урнашкан. «АК БАРС» Банк рейтингның икенче төркеменә кергән.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев