Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Айтматов васыяте...

Егерменче гасырның иң олы әдипләреннән берсе Чыңгыз Айтматовны без, нәкъ башка халыклар укучылары кебек үк, талантлы әсәрләр тудыручы буларак, беренче әсәрләре күренә башлауга ук яратып кабул иттек. Ихтимал, аның төрки туганнарыбызның берсе кыргыз халкы вәкиле булуы да  күңелебезгә хуш кил­гән­дер.

Шулай да тәүге повесть-хикәяләрендә сурәтләнгән кеше образларының күп­медер дәрәҗәдә татарларга  хас күңел дөньясына ия булуларын да тоемламый калмаганбыздыр. Җәмиләләр, Дүшәннәр, Тулганайлар, мәсәлән, яшәү рәвешләре, күңел дөньялары буенча, минем үземә  татарлардыр кебек тоела иде. Язучының  җитмешенче еллар башыннан алып соңгы көннәренә кадәр Казанга килгәләп торуы да юкка гына булмагандыр. Халык мондый вакытта “җан тартмаса, кан тарта” ди. Минем уемча, аны безгә җаны да, каны да дәшеп торгандыр. Аны Кыргыз авыл хуҗалыгы институтында укыткан  профессор Сө­ләй­ман Еникиев (милләте буенча татар) искә алуынча, “яшүс­мер елларында Чың­гыз татар егетенә бик охшый иде, олыгайган саен, аңар­дагы бу төсмер югала барды”. Ихтимал, шулайдыр да, әмма  гомеренең соңгы елларында да аңарда татар чалымнары үзләрен шактый сиздерә иде шикелле. Шулай да халык арасына әдипнең әнисе татар икән дигән сүзләр саркып керә башлагач, ә инде 1995 елда бөек “Манас” эпосның мең еллыгы тантаналарында катнашу өчен Кыргызстан башкаласына килеп, аның үзе белән күрешү бәхетенә ирешкәч, мин моның, чыннан да, шулай икәнлеген белдем. Ч.Айтматов 2008 елда вафат булгач, татарларның аңа карата булган туганнарча мөнәсәбәте көннән-көн арта гына тора. Кукмара татар гимназиясенә  әдипнең исеме бирелү, тууына 85 ел тулу көннәрендә Казан федераль университетында Кыр­­гызстанның мәдәният министры һәм күренекле әдәбият-сәнгать әһелләре катнашында халыкара конференция уздырылу, Мәч­кә­рә авылында Чыңгыз аганың әнисе Нәгыймә  апага барып тоташа торган шәҗәрә табылу безнең араларны якынайта торалар. Үзе дә шушы төбәк егете, шагыйрь Газинур Морат кукма­ра­лы­лар­ның аңа булган туганлык мөнәсәбәтен ачык һәм матур итеп әйтеп бирде: Чыңгыз әкә Кукмарага кайта –  Гомер күрмәстәй бер тамаша. Ул – Нәгыймә абыстайның улы –  Минем якташ икән ләбаса. Ул да, әйдә, кочып еласын бер Безнең шәҗәрәи талларны... Идел-Йортка чаклы кайтты Чыңгыз, Кайтып кына җитә алмады. Әйе, кайтып җитә алмады, Казанда аны авыру екты. Аннан соң, ерак  чит ил хас­таханәсендә җан тәслим кылып, җәсәде Кыр­гызста­ны­ның Чоң-Таш үзәнендә, әти­сенең мазары янәшә­сен­дә мәңгелек урынын алды. Бу таулы илгә аяк басучылар хәзер бирегә килеп аның рухына дога кылуны, кабере алдында баш июне шулай тиешле бер изге вазыйфа итеп саный. Шушы елның 18 августында без дә – халыкара “Айтматов уку­лары”нда катнашучылар – бирегә килдек. Бу зур  төр­кемдә Россия Федерация­сеннән,  Казахстан, Үзбәк­стан, Таҗикстан,  Ливан, Мисыр, Марокко, Аман, Иордания кебек ил­ләрдән,  әлбәттә инде, Кыр­гызстанның үзен­нән га­лим­нәр, язучылар, башка зыялылар бар иде. Әлеге фәнни форумның эше анда катна­шучыларның би­регә килеп, шушы мохиттә бергәләшеп бер үк хис-той­гыларны ки­черешү­лә­рен­нән башлануы Чыңгыз Айтматов турындагы уйларны бер үк дулкынга көйләргә ярдәм иткәндер дип уйларга кирәк.  Ала Тау иленең Талас үзәненнән торып үзенең сәнгатьчә образлы әсәрлә­рендә  тирән фәлсәфә белән сугарылган уй сөрешен дөнья халыкларына җит­керә алган каләм әһеленең мирасы авторның үзеннән соңгы яшәешебезгә кагылышлы бик күп мәсь­ә­ләләр тирәсендә менә шулай күмәкләшеп сүз алып бару мөмкинлеген бирә. Ди­мәк, аның күңеленнән саркылып чыккан уйлары үз вакыты өчен генә түгел, хәзер дә кирәк, киләчәктә дә аларга ихтыяҗ зур булачак. Бу сәфәремә кадәр дә болар турында азмы-күпме мәгълүматым бар иде. 2013 елда әдипнең бертуган сең­лесе Роза ханым Казанга кил­де, үзе язган “Тарихтын актай барактары” (“Тарих­ның ак сәхифәләре”) исемле китабын бүләк итте. 1913 елда кыргыз телендә басылган бу китаптан без бик күп нәрсәләр турында чын хакыйкатьне белә алдык. Аны “Тарихның ка­раңгы сәхи­фәләре” дип атаганда тагын да дөресрәк булган булыр иде дә. Әмма бу очракта “ак” сүзенең “билгесез” төшен­чәсен бирү өчен кулланылганлыгы аң­лашылып  тора. Әйе, узган гысырның утызынчы елларында ил кеше­ләренә карата кылынган явыз­лыкларны никадәр билгесез итеп калдырырга тырышсалар да, кыңгыр эш кырык елдан соң да беленә шул. Айтматовларга карата булган вәх­шилекләр дә ел­дан-ел яңа төгәллекләр бе­лән ачыла бара. “Ата Бейит” (“Аталар кабере”) дип аталган корылманы карау үзе генә дә зур тарихи сабак бирә. 18 август иртәсендә “Чоң-Таш” исемле калкулыкка күтәрелдек. Егерменче-утызынчы елларда монда чаңгы-спорт базасы булган икән. Ил башкаласы халкы бирегә яратып йөргән. Хәзер исә ул кыргыз халкы башыннан кичергән иң дәһ­шәтле фаҗигаләрне гәүдә­ләндерүче җан тетрәткеч хәлләргә шаһитлык кылган урын буларак билгеле. 1916 елда бу җирләрдә булып үткән хәлләр, ягъни һәртөрле  кысуларга түзәр әмәле калмаган кыргыз хал­кының (ул елларда аларны кара кыргызлар дип йөрт­кәннәр) патша хаки­мия­тенә каршы баш күтә­рүен рә­химсез бастыру вакыйгалары турындагы бәян­нар тел­ләрдән-телләргә йөр­де.  Илленче еллар ахырында Нократ Аланы шәһә­рендә без­нең туганнарда бер кыргыз гаиләсе фатирда торды. Олы­ларның чәй янында шулар турында сөйләшеп утырулары  колакка кереп калган. Яки кыргызларның “Манас” эпосын җыюда фи­дакарь­ләрчә хезмәт куйган татар галиме Каюм Мифтахов әлеге халык авыз иҗаты әсәренең кыйпылчыклары   белән Кы­тай­ның Үрүмче шәһәрендә шул вакыйгалар нәтиҗә­сен­дә  үз илләреннән качып кил­гән кыргызлардан  ишетә.   Эпос­ның бөеклеген аңлап алган бу фидакарь зат үз гомерен аны туплауга багышлый. Бу юлда ул кичер­гән хәл­ләр­не тулы бер роман итеп язарга мөмкин.  Кытайда әлеге әсәрне яттан белүче манасчылар әле дә бар дип ишетә­без. Кытайга барып җиткәнче кыргыз­лар­ның миллионга якыны карлы тау сыртларын узганда катып үлә яки упкыннарга юлыгып һәлак була. Бу –  ул вакыттагы кыргызлар санының 35 проценты дигән сүз, тагын да ачы­грак итеп әйткәндә, өч­тән береннән дә артыгы. Халык бу хәл­ләрне бер сүз белән “Үркүн” дип атый, ягъни өркетелү, куркытылу. Әле­ге “Чоң-Таш” үзәнендә шушы фаҗигане гәүдәлән­де­рүче  мәһабәт корылма бар. Аны тирмә сыман итеп корганнар. Киез­дән ясалган мондый  йорт­лар­ның (юрталар) иң биек очламында һава керсен өчен төн­лек ясап куелган. Кояш түбә турына килеп җит­кәч кенә, аннан күк җисе­менең якты нурлары  үтеп керә алган. Әмма кыргызлар  саф һаваны һәм кояш нурларын,  әлеге төн­лек­ләр­дән генә түгел, бәлки иркен­ләп, теләгәнчә мул итеп, даими алып торырга хыялланган. Бу омтылыш бүгенге  мөс­­тәкыйль кыргыз дәү­ләтенең байрагында да чагылыш тапкан. Аның уртасында тирә-юньгә нур сибеп торучы кояш сыман төнлек урын алуы шул турыда сөй­ли. Халык тормышындагы  мәхшәрнең гәүдәләнеше булган әлеге корылманы те­ләсә кайсы урында төзергә мөмкин булгандыр. Ни өчен ул нәкъ менә биредә басып тора? Эш шунда: бер гасыр эчендә, зур илебезнең башка  халыклары кебек үк, кыргызлар утызынчы елларда икенче тапкыр тагын бер фаҗига киче­рә, шәхес культы тегермәне республи­ка­ның 100 меңгә якын кешесен юкка чыгара. Чоң-Таш җирендә иске кирпеч заводы җиме­рек­лә­ре була. Аның кирпеч яндыру миче дә сакланган икән. Кыр­гыз­станның атып үте­релгән кү­ренекле дәүләт эш­лек­лелә­ре, язучылары, хуҗалык җи­тәкчеләренең гәү­дә­лә­рен яшерен рәвештә шул әзер “ка­бер­”гә тутырып күмеп куялар. 137 ирләр мәете белән бергә  Чың­гыз­ның әтисе Тө­рөкол Айтматов гәүдәсе дә шунда ташлана. Ул би­редәге фирка өлкә коми­тетла­ры­ның бер­сендә сек­ре­тарь хезмәтен башкарган. Аңа бу вакытта нибары 35 яшь була. Әле­ге калку­лыкның  шун­дый гомуми кабер урыны икәнлеге 1991 елда гына ачыклана. Шул ук елның 30 августында,  ае­рым-аерым кабер казып, мәр­хүмнәрнең сөяк­ләрен хөрмәт белән җир­ли­ләр. Тө­рөкол Аимкан улы­ның дүрт баласы да – Чыңгыз, Илгиз, Люция һәм Розетта (Роза) әтиләрен җирләү мәрәси­мендә катнашалар. Бу урынны, Ч.Айтматов тәкъдиме белән, “Ата Бейит” (“Ата кабере”) дип атыйлар. Шул рәвешле, 1916 елдагы фа­җигадә корбан булучылар истәлеген дә шушында ук мәңгеләштерергә дигән карарга киләләр. Укучылар хәтерлидер, Ч.Айтматовның “Анам кыры” дигән повестена менә мондый эпиграф бирелгән: “Әти, кабереңнең кайда икән­леген белмим. Сиңа, Тө­рө­кол Айтматовка, багышлыйм бу әсәремне. Әни, син безнең дүртебезне дә тәр­бияләп үстердең. Сиңа,  Нә­гыймә Айтматовага, багышлыйм бу әсәремне”. Әйе, әдип ничә дистә еллар буе әтисе күмелгән җирне эзли. Әмма нинди дә булса эзгә юлыга алмый. Бу җинаять бары тик туксанынчы еллар башында әлеге канлы эш­ләрнең ирексез шаһиты Бү­бүрә Кыдыралиева дигән ха­тынның намуслылыгы сә­бәпле генә мәгълүм була. Чың­гыз Айтматов үзен дә әтисе мәң­гелек урынын тапкан Чоң-Таш калкулыгында җирләр­гә васыять итә. Аның кабере һәлак ителгәннәргә куелган монументтан егерме биш-утыз адым гына  читтәрәк. ...Без килгәндә, әдипнең сеңлесе Роза ханым биредә иде инде. Ул безнең белән тыйнак кына күреште дә әйтеп куйды: – Чыңгыз абый әти янында булуны үзе теләде... Кыргыз мулласы шушы халыкка хас  мәкам белән Коръән сүрәләре укыды. Ч.Айтматов мавзолее­ның “маңгае”ннан аның бик тә таныш мөлаем рәсеме карап тора. Мәрмәр өстәлгә берсе өстенә берсе калын-калын китаплары ясап куелган. Шунда ук бөек әдипнең сүзләре уелып язылган: “Чын кеше булып калу өчен, көн саен кешелекле гамәл­ләр генә кылырга кирәк!” Бу – аның бүгенге һәм киләчәк буыннарга васыяте булып кабул ителә.  
Фоат ГАЛИМУЛЛИН, Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев