Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Айрат Фәррахов, Россиянең VII чакырылыш Дәүләт Думасына Татарстаннан депутат булып сайлану сәбәпле, вазыйфасыннан азат ителде

Мәскәүдә финанс министры урынбасары булган Айрат Фәррахов, Россиянең VII чакырылыш Дәүләт Думасына Татарстаннан депутат булып сайлану сәбәпле, вазыйфасыннан азат ителде.

Бу хактагы карарны 30 сентябрьдә Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев имзалаган. Бүген ул хокукый мәгълүмат рәсми порталында дөнья күрде.

Искәртеп үтик: 18 сентябрьдә Айрат Фәррахов федераль округ буенча Россия парламентының түбән палатасына депутат итеп сайланды. Аны "Бердәм Россия" партиясе тәкъдим итте.

Белешмә өчен: Айрат Зәки улы Фәррахов 1968 елның 17 февралендә Әгерҗедә туган. 1993 елда Казан дәүләт медицина университетын тәмамлаган.

1992-1993 елларда Республика клиник хастаханәсе (Казан) медицина хезмәткәре.

1993-1995 елларда Казан дәүләт медицина институтының хирургия кафедрасында клиник ординатор.

1995-2002 елларда Казан дәүләт медицина институтының хирургия кафедрасында табиб-хирург.

 2002-2004 елларда Республика клиник хастаханәсе (РКХ) баш табибының хирургия ярдәме буенча урынбасары.

2004-2006 елларда Республика клиник хастаханәсе (РКХ) баш табибының медицина юнәлеше буенча урынбасары.

2006-2007 елларда Казан шәһәре башкарма комитетының сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы.

2007-2013 елларда Татарстанның сәламәтлек саклау министры.

2013-2014 елларда РФ сәламәтлек саклау министры.

2014 елдан елларда РФ финанс министрының социаль юнәлеш буенча урынбасары.

Медицина фәннәре кандидаты, доцент. Татарстан Республикасы Атказанган табибы. "Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале" белән бүләкләнгән.

Өйләнгән, ике улы бар.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев