Айдар Хәлимнең "Татар солдаты" тарихи-документаль романы дөнья күрде

Айдар Хәлимнең Рейхстаг гөмбәзенә беренчеләрдән булып Җиңү байрагын кадаган Гази Заһитовның тормышына һәм сугышчан юлына багышлап иҗат иткән "Татар солдаты" тарихи-документаль романы дөнья күрде. Бу хезмәт Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча федераль агентлык акчасына Татарстанда нәшер ителгән.

“Китапларның әһәмиятен комиссия әгъзалары билгели”

Татарстан китап нәшрияты генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин әйтүенчә, матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча федераль агентлыкның "Россия мәдәнияте (2012-2018 еллар)" федераль программасында Татар китап нәшриятыннан башка бик күп нәшриятлар катнашкан. Татарстаннан бәйгегә 4-5 китап тәкъдим ителгән. Шуларның арасыннан 3 хезмәт сайлап алынган.

Аларның берсе - балалар өчен "Татарстан халыклары әкиятләре". Китап Татарстанда яшәүче 37 халыкның әкиятләре туплап чыгарылган. Икенчесе – Айдар Хәлимнең Рейхстаг гөмбәзенә беренчеләрдән булып Җиңү байрагын кадаган Гази Заһитовның тормышына һәм сугышчан юлына багышлап иҗат иткән "Татар солдаты" тарихи-документаль романы һәм башлангыч мәктәп балалары өчен "Җәлилнең варислары" китабы. Бу китап кызыклы биремнәр аша Муса Җәлил шәхесе белән таныштыра һәм патриотик рух тәрбияли.

“Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча федераль агентлык фикеренчә, бу китапларны чыгару нинди файда китерә алуы турында, аерым алганда, Айдар Хәлимнең “Татар солдаты” китабының әһәмияте турында шул жюри әгъзалары җавап бирергә тиеш. “Роспечать” сайтында бәйгенең комиссия әгъзалары белән танышырга мөмкин. Безгә исә бу бәйгедә җиңү шушы китапны чыгаруга тотылган чыгымнарны капларга мөмкинлек бирә”, - диде Илдар Сәгъдәтшин.

“Кешене рәнҗетүгә таң калдым”

Язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе Айдар Хәлимгә Рейхстаг гөмбәзенә беренчеләрдән булып Җиңү байрагын кадаган Гази Заһитовның тормышына һәм сугышчан юлына багышлап иҗат иткән "Татар солдаты" тарихи-документаль романын язу фикере 1991-1993 елларда ук килгән. Гази Заһитов батырлыгын читтә калдырып, Рейхстаг гөмбәзенә беренчеләрдән булып Җиңү байрагын кадауны башка кешеләргә атап әйтүне ул кешене рәнҗетү факты дип кабул иткән. “Туган илебезнең бу гамәле шукадәр дә кешелексез булуы белән таң калдыра. Матбугатта төрле хәбәрләр күргәннән соң ,миндә ничек кенә булса да, моңа өлеш кертә алмаммы икән дигән теләк уянды”, - диде Айдар Хәлим.

1994 елны Айдар Хәлим Борис Ельцин исеменә Гази Заһитовның батырлыгын тиешенчә билгеләп үтүне үтенеп хат яза. Язучының үзенең әйтүенчә, ул вакытта Президентның бүләкләүләр буенча җаваплы Смирнов исеме ярдәмчесе: “Гази Заһитов бер тапкыр Сугышчан Кызыл байрак орденын алган һәм бер батырлык өчен ике тапкыр бүләк бирелми”, - дип җавап биргән.

“Татар солдаты” китабы 1994 елда ук язылырга тиеш булса да, төрле сәбәпләр белән эш туктап калган.

“Әсәрне яратып яздым”

Хезмәтне язганда Айдар Хәлим махсус архивларда утырмаган. “Язучы язырга теләсә, ачык матбугатта да материал тулып ята”, - ди ул.

Хезмәтне язу барышында ул Шамил Рәкыйпов, Самат Шакир, Зәйни Рафыйков, Николай Ямской хезмәтләреннән файдаланган, берничә тапкыр Газетдин Заһитовның туган авылы Янагышка барып кайткан. Хәзерге вакытта да Газетдин Заһитовның улы Айрат белән элемтәдә тора.

“Мин әсәрне бик яратып яздым. Аны шәхси, мәхәббәт, хәрби планда да яктыртырга тырыштым. Барысын да кертеп бетереп булмады, чөнки алай дөньяның кызыгы да бетә”, - диде Айдар Хәлим.

“Оешканлыгы белән сокландырды”

Язучыны гади авыл егете Гази Заһитов тормышта бик оешкан, җыйнак, саф күңелле кеше булганы белән шаккаттырган. “Татарга гына хас булган җыйнаклык, эшчәнлек, акыл һәм гадилек булган анда. Ул тумыштан гади халык вәкиле булса да, акыллы гына түгел, гакыллы кеше булган”, - диде Айдар Хәлим.

“Бу очраклы хәл түгел, ә тарихи дөреслек”

Үз фикерен ул китапка кертелгән төп вакыйга белән раслады.

1945 елның апрель аенда Рейхстагка байрак элү буенча оешкан төркемдә 5 кеше булган. Аны "Маков төркеме" дип атаганнар. Төркемгә капитан Маков үзе һәм сержантлар: Заһитов, Бобров, Лисименко һәм Минин кергән. Рейхстагны алу турында боерык алгач, хәрби хәрәктәләр, 4 -5 көн буе дәвам иткән, Рейхстагка якын да килү авыр булган.

Шушы шартларда Рейхстагны алырга кирәк булыр дигән бөтен әйбер: пәке, фонарь, аркан, бау Гази Заһитовта булган. Генерал Переверткин Заһитовның җитезлеген, уңганлыгын күреп, байракны иң элек аңа биргән, әмма татар солдаты шул вакытта “Әгәр рөхсәт итсәгез, мин аны Михаил Мининга бирер идем”, - дип аны Мининга тапшырган.

Газетдин Заһитов үзенең әйтүенчә, Минин шушы байрак белән үзен төргән, аны шулай итеп саклаган.

Гази Заһитов һәм Михаил Минин Рейхстагның түбәсенә күтәрелгәч, ничә көн байракны йөртеп, бәйләргә таяк та, бау да булмавы ачыкланган. Шул вакытта Газетдин Заһитов үзенең сөйгәне җибәргән кулъяулыгын дүрткә бүлеп, шуның белән байракны очраклы гына табылган алюминий торбага бәйләгән.

“Татар халкының вәкиле сугышны туктатучы буларак тарихка керә, әмма ләкин Россиянең сатлыкҗан тарихчыларының әлеге батырлыкка бәя бирмәүләре әле дә таң калдыра. Бәлки 70 ел үткәннән соң аның кызыгы да калмагандыр, әмма бу бөтен дөнья халыклар алдында җинаять. Аны татар кешесе эләргә тиеш иде. Бу очраклы хәл түгел, ә тарихи дөреслек. Татар милләте һәрвакытта татар милләте булып калачак, юнсезлекләр безгә артык зыян сала алмаячак дигән ышанычым бар. Гази Заһитовның батырлыгы шуны раслый. Гази абзый Г. Тукай, М. Җәлил кебек бөек шәхесләр белән бер рәткә керергә тиешле шәхес”, - диде Айдар Хәлим.

“Китапның Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча федераль агентлык акчасына нәшер ителәчәге, бу тарихны кабул итү дигән сүз түгелме?” дигән сорауга Айдар Хәлим "Мәскәү – ул тар күңелле кешеләрдән генә тормый" дип җавап бирде. “Мин Газетдин Заһитовның батырлыгы чын тарих булып керер дип уйлыйм”, - диде ул.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: