Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Айдар Хәлимнең Рейхстагка Җиңү байрагы кадаган татар улы Газетдин Заһитовка багышланган китабы тәкъдим ителде

Казанда танылган язучы һәм публицист, җәмәгать эшлеклесе Айдар Хәлим автограф-сессия форматында үзенең “Татар солдаты” (“Татарский воин”) китабын тәкъдим итте. Татарстан китап нәшрияты оештырган әдәби кичә элеккеге "Матбугат йорты" булган “Ногай” кунакханәсенең "Тукай залы"нда узды. Тәкъдим итү кичәсен Татарстан китап нәшрияты директоры Илдар Сәгъдәтшин алып барды. Язучыны иҗади уңышы белән котларга Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, каләмдәшләре, әдәбият галимнәре килгән иде. Китап 1945 елның маенда Берлинда, Рейхстагка Җиңү байрагы кадаган татар улы, батыр сугышчы Газетдин Заһитовка багышланган. Айдар Хәлим рәсми совет тарихы оныттырырга тырышкан Заһитов исемен тарихка кайтара. Китап татар һәм рус телләрендә 2шәр мең тираж белән Татарстан китап нәшриятында дөнья күрә. Китапны рус теленә Асия Галимова тәрҗемә иткән. Китап Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча Федераль агентлыкка таянып, “Россия мәдәнияте (2012–2018 еллар)" федераль максатчан программа нигезендә бастырылган. Айдар Хәлим үз чыгышын Татарстан Хөкүмәтенә, Татарстан Язучылар берлегенә, Татарстан китап нәшриятына, китапларны чыгаруда катнашкан кешеләргә рәхмәт сүзләреннән башлады: “Мин бик зур талант булган хәлдә дә, Татарстан кебек үз-үзен күтәрә алган республикам булмаса, бөек халкым булмаса, мине яратып укучыларым булмаса, бу бәхеткә ирешә алмаган булыр идем”, - диде ул. Айдар Хәлим беренче тапкыр бу залда 1965-1966 елларда чыгыш ясаганын да искә төшерде. Айдар Хәлим 90нчы еллар башыннан үзендә татарның бөек улы Газетдин Заһитов турында роман язу теләге тууын, шул еллардан бирле "мая" туплануын әйтте. Язучы тагын ике китабын – Татарстан китап нәшриятында 2017 елда басылган "Шушы кырлар, шушы тугайларда..." шигырьләр җыентыгын һәм “Куен җылысы” публицистик уйланулар китабын тәкъдим итте. Китапны Татарстан китап нәшриятының фирма кибетләреннән һәм Татар китабы сайтыннан (www.tatkniga.ru) алырга мөмкин. Нәшрият директоры биредә китапны бушлай уку мөмкинлеге барлыгын да әйтте. Сатуда “Татар солдаты” китабының татарчасы - 350, русчасы 450 сум тора.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев