Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Айдар Хәлимнең каләменнән татарны данлый, яклый торган әсәрләр тамды" - Данил Салихов

К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында кичә, 27 ноябрьдә, шагыйрь, прозаик, публицист, җәмәгать эшлеклесе, Г.Исхакый, Һ.Атласи, Җ.Вәлиди исемендәге әдәби премияләр лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Айдар Хәлимнең иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә узды. Айдар Хәлимнең 75 яшьлек юбилеена багышланган тантананы “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе дә тамаша кылды. “Кайсыгызны юатыйм?” дип исемләнгән иҗат кичәсен Г.Камал исемендәге театр артистлары башлап җибәрде. Алар сәхнәдә язучының әсәрләрен укыды. Исегезгә төшереп узабыз, 27 ноябрь көнне Татарстан Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин Айдар Хәлимне кабул итте. Татарстан республикасының “Фидакарь хезмәте өчен” дигән медален тапшырды. Министр шулай ук, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевның Рәхмәт хатын да тапшырды. Творческий вечер Айдара Халима К.Тинчурин исемендәге театрда узган әдәбият кичәсендә Айдар ага Хәлимнең якын дуслары, иҗатташлары һәм аның әсәрләрен укырга яратучы тамашачы килгән иде. Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов: “Бу мәһабәт залда татар милләтенең зыялы, талантлы уллары чыгыш ясаган. Без бүген шундый ук, затлы егетебезне биредә зурлыйбыз. Язучылар пәриле була, аларның күбесе җәмгыять системасын мактап яздылар һәм язалар. Ә Айдар Хәлимнең пәрие гомере буе халык мәнфәгатен кайгыртты. Ул һәрвакыт милләт язмышы белән яшәде. Каләменнән татарны данлый, яклый торган әсәрләр тамды”. Творческий вечер Айдара Халима Әдәби-музыкаль кичә язучының әсәрләреннән өзекләр һәм музыкаль чыгышлар белән үрелеп барды. Җырчылар Рөстәм Маликов, Резеда Галимова, Айдар Габдинов, Гөлшат Имамиева, актерлар: Әсхәт Хисмәтов, Фәннүр Мөхәммәтҗанов, Раил Шәмсуаров, Илнур Закиров һ.б. чыгышларын зал тутырып килгән тамашачы кайнар алкышларга күмде. Татарстанның мәдәниятне үстерүгә ярдәм итү фонды җитәкчесе Нурия Хашимова Айдар Хәлимгә Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсхәт Сәфәровның котлау хатын укыды. Бөтендөнья татар конгрессы рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров юбилярның асыл сыйфатларын барлап узды. “Айдар абый Хәлим татар милләтен өчен җан атучы егетләрнең берсе. Үз иҗатында татарны бөек итеп күрсәтә. Сүзе әйтмешли аны таланты өчен яратырга мөмкин, яратмаска мөмкин. Ә мин шуңа өстәп, ләкин аны кабул итми мөмкин түгел, дияр идем. Үз әсәрләрендә ул безне җырлата да, елата да, уйландыра да”, - диде Данис Шакиров. Ул Конгресс исеменнән юбилярга каракүл бүрек бүләк итте. Творческий вечер Айдара Халима Айдар Хәлимне котларга Татарстанның рәсми затларыннан тыш, Башкортстаннан, Омск, Оренбургтан да килгәннәр иде. Иҗатташ дуслары Равил Фәйзуллин, Гәрәй Рәхим, замандашлары,  артистлар Әзһәр Шакиров, Равил Шәрәфиев тә язучыны ихлас котлады. Әдәби иҗатның җиде юнәлешендә эшләүче Айдар Хәлимне кыю йөрәкле, зирәк акыллы шәхес итеп бәяләделәр. Үз заманыннан 50 елга алдан күреп фикер йөртә, иҗат итүен билгеләп уздылар. Равил ага Шәрәфиев: “Аллаһы Тәгалә Айдар Хәлимгә пәйгамбәрлек вазифаларын йөкләгән дигән тәэсир туа. Дөнья укучысына кирәкле әсәрләр яза. Мин аларны тәрҗемә итеп, Нобель премиясенә тәкъдим итәргә кирәк, дип саныйм. Чөнки ул дөнья проблемаларын яктыртып иҗат итә”, - диде. Творческий вечер Айдара Халима “Кайсыгызны юатыйм?” – кичәнең исеме Айдар Хәлим шигыреннән алынган. Ул кичәнең җисеменә дә туры килде. “Мин ятим үстем, гомерем буе кешеләрне юатып яшәргә тырыштым. Милләтебезне сакларга, якларга кирәк! Аның киләчәге бар. Аллаһы Тәгалә биргән тәкъдирен, һичшиксез, үз кулына алыр, дип ышанам”, – дип залга мөрәҗәгать итте Айдар ага. Үзенең төрле елларда язган сәяси һәм фәлсәфи шигырьләрен дә укыды. Айдар Хәлимнең Омскидан килгән гармунчы абыйсы  Фуат Хәлимов “Галиябану” әсәрен башкарды. Язучының кызы Кадрия Хәлимова “Чишмә” җырын җырлады, әтисенә саф татарча изге теләкләрен ирештерде. Творческий вечер Айдара Халима К.Тинчурин исемендәге театр фойесында язучының Татарстан китап нәшриятында басылган китапларыннан торган күргәзмәсе дә оештырылган иде. Кичәдә язучының соңгы елларда дөнья күргән “Татар солдаты” (татар һәм рус телләрендә), “Шушы кырлар, шушы тугайларда” дигән китапларын әдәби-музыкаль кичәгә килүчеләр сатып алды. Белешмә өчен: Язучы, сәясәтче һәм җәмәгать эшлеклесе Айдар Хәлим 1942 елның 1 гыйнварында Башкортстанның Миякә районына кергән Бәләкәй Кәркәле авылында укытучы гаиләсендә туган. Казан дәүләт университетының журналистика бүлегендә укыган елларында ул яшь шагыйрь буларак таныла. Творческий вечер Айдара Халима Язучы – татар шигърияте, татар прозасы, татар публицистикасы һәм татар әдәби тәнкыйтенең иң күренекле һәм үзенчәлекле вәкилләреннән берсе. Шагыйрь буларак аның беренче әсәрләре татар телендә 1969 елны Казанда “Беренче карлыгачлар” сериясендә басылып чыга. А.Хәлим – драматургиядә дә иҗади көчен сынап караган каләм остасы. Әдипнең XX гасыр ахыры – XXI гасырның беренче елларында иҗат ителгән күпсанлы публицистик әсәрләре, мәкаләләре, эсселары, юлъязмалары, туган төбәгенә һәм якташларына багышланган “Минем Түгәрәк Имәнем”, халык санын алу уңае белән язылган “Яңа сагыш”, “Боза-боза паспортны...” кебек китаплары да шул ук көрәш рухы, гаделлекне яклау, милләтпәрвәрлек идеяләре белән сугарылганнар. Публицистика өлкәсендәге нәтиҗәле эшчәнлеге өчен А.Хәлим 2003 елда Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый, Бөгелмә җәмәгатьчелегенең мәгариф буенча Һ.Атласи исемендәге әдәби бүләгенә лаек була. Творческий вечер Айдара Халима Туксанынчы елларда А.Хәлим сәнгатьле проза өлкәсендә дә зур иҗади уңышларга ирешә. Аның “Өч аяклы ат”, “Казыктагы итальян” повестьлары, “Кыйбла”, “Берлинга хат”, “Авылдаш”, “Җырлар вакыт” һәм башка күпсанлы хикәяләре һәм бигрәк тә “Татар вакыты” исемле кечкенә романы әдәби тәнкыйтьтә бүгенге татар прозасының яңа казанышы, яңа биеклеге итеп бәяләнә.  
Мөршидә Кыямова, Татар информ
Фото: Салават Камалетдинов

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев