Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Айдар Галимов Тукай районында бушлай концерт куячак

Татар эстрадасының йолдызы Айдар Галимов Тукай районы Мәләкәс авылына концерт белән килә, дип яза җирле басма. Җырчыны авылга Иван Еремеев чакырган. Ул тумышы белән Мәләкәс авылыннан, хәзерге вакытта Санкт-Петербург шәһәрендә яши, прокурор урынбасары булып эшли. Иван Алексеевич туган авылын, авылдашларын онытмый, артистны исә ул әнисе Мария Еремееваның юбилее уңаеннан чакырган. Шул рәвешле әнисенә генә түгел, ә бөтен авылга бүләк ясаган. Артист 17 июнь, шимбә көнне килә. Концерт 18.00 сәгатьтә Мәләкәс авылы мәйданында була.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев