Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Айдар Фәйзрахмановның яңа китабы дөнья күрде

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Татар дәүләт филармониясенең һәм ТР Фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахмановның «Олы юл» дип аталган яңа китабы басылып чыкты.

Айдар Фәйзрахманов җырларыннан һәм романсларыннан төзелгән беренче, «Яшәү барыбер кызык» дип аталган китап 2014 елда басылган иде. «Олы юл» дип аталган яңа китапта Айдар Фәйзрахмановның профессиональ шагыйрьләр сүзләренә язган 35 җыры тупланган.

Ике басманың да төзүчесе һәм мөхәррире – Татарстанның атказанган артисткасы Гөлшат Шәрәпова. Ноталарны Илнар Фәй­зетдинов язган. Китап 1000 данә тираж белән «Идел-Пресс» полиграфия-нәшрият комплексында басылган.

Чыганак: http://www.shahrikazan.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев