Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Дәүләт фольклор музыкасы ансамбле Кытайга юл тота

Коллектив Харбинда II Кытай-Россия мәдәният һәм сәнгать фестивалендә катнашачак. Бу хакта Татар дәүләт филармониясеннән хәбәр иттеләр. Россия мәдәниятен һәм сәнгатен Татарстан коллективы белән бер сәхнәдә - Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Новосибирск, Омск, Владивосток, Иркутскиның иң яхшы артистлары, шул исәптән Игорь Моисеев исемендәге Дәүләт академия халык биюләре ансамбле, Мариинский театрының Валерий Гергиев җитәкчелегендәге симфоник оркестры һәм М.Зубин җитәкчелегендәге Израиль филармония оркестры тәкъдим итәчәк. Фестиваль 5 августта ачыла. ТР дәүләт фольклор музыкасы ансамбле 6-7 август көннәрендә чыгыш ясаячак.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев