Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Ахырга барам бит, финал..." - Равил Фәйзуллин (әңгәмә)

– Равил абый, сезне университеттан ник кудылар ул?
– Китапларым чыга, шигырьләрем басылып тора, гонорар килә, югары стипендия алам. Мескен түгелмен, хәлле була башладым. Шундый хәлгә барып җиттем ки, стипендияне малайлар гына алып кайтып бирә башлады, пахан кебек. Үземә коточкыч ышанганмын һәм мин университетка йөрми башладым. Тихомирная дигән урам бар, аның дәвамы Тихорецкая. Мин торган йорт Әмәт тавына менгән уңайга урнашкан иде. Соңыннан әтиләр Казанга күчкәч без ул йортны сатып алдык. Деканатта миңа йомышлары төшсә язуны ялгыш Тихомирный урамына җибәрәләр, мин Тихорецкийда торам. Бер, ике, өч тапкыр язу җибәрәләр, күренми малай. Минем исем, бүлмәм бар. Шагыйрь буларак исемем бик зур иде. Кайсысы шагыйрь буларак таный, кайсысы танымый. Бәхәсләр китте, кызыксыну уянды, реклама көчле булды. Зиннур Насыйбуллин: “Башкортстандагы Мостай Кәримгә караганда да син популяррак идең”, – дип әйтә иде. Ярый хуш, деканатта: “Равил лекцияләргә йөрми”, – дигәннәр. Ректорга җиткән, шуннан аска су керде. Өстәвенә повестка килә башлады, армиягә дә барасы килми, өйләнеп кенә җибәрдем бит әле. Деканатка килдем, декан урынбасарына: “Укып бетерергә мөмкинлек бирегез инде, лекцияләргә йөрим”, – дим. Татар кешесе иде, кем икәнен әйтмим: “С удовольствием подпишу увольнение”, – диде. Миннән туйганнар...
– Шигырегездә: “Мәңгелектә йоклап калыр өчен форсат көтеп тора һәр минут”, – дисез, үлгәч мәңгелек йокыга талабыз дип уйлыйсызмыни?
– Кем белгән инде анда нәрсә көткәнен? Белеп булмый бит. Диннәр төрлечә әйтә. Нәрсә була?! Мәңгелек йокымы?! Тагын тормыш бармы, әйтә алмыйм. Каян белим һәм җирдән тыш бармы ул тормыш?! Җан күккә менә, йолдызлар шушы җаннардан укмашкан, шуңа күрә яктылык сирпеп торалар диләр. Ниндидер бөек көч бар инде Аллаһы Тәгалә дип атыйбызмы аны, ул бөек көчне бөтен диннәр дә таный. Тәңречелек тә таный, ул иң чиста диннәрнең берсе булмагае әле: агачларга, чишмәләргә, табигатькә табынабыз.
– Әтиегез колхоз рәисе буып эшләгән икән.
– Әйе, идарәгә килгән бөтен газеталар безгә кайта иде. Кайчакта әти озын тәнәфестә ашарга бер кисәк ипи биреп җибәрә, май яккан чагы да була. Класста 19 бала. Ул чакта балалар күп, өч параллель класс. Ипи алып килүче балалар дүрт-биш кенә. Дус малайларга өлеш чыгарам, дус булмаганнары: “Бирмә, Равил, ипиеңне, барыбер тамагым туймый”, – дип такмак та чыгарганнар иде. Рәис малае булгач яратып та бетермәделәр. Гел “5”легә генә укыгач: “Яклыйлар аны”, – диләр иде. Шуннан соң үз-үземә бикләнү дә пәйда булды. Әни дә: “Ул малайлар белән йөрмә, бет ияртеп кайтсаң?” – дия иде. Хәерчелек, чисталык булмаудан бет барлыкка килде. Мунча керергә дус малайларны чакыруны да әни бик хупламады, шул беттән курыкты. Мунчада эчке киемнәрне таш өстенә бауга элеп куйгач, шып та шып ташка бет коела иде.
– Бер шигырегездә: “Куркам мин киләчәктән. Фанидагысыннан, бакыйдагысыннан!” – дигәнсез, ник?
– Төнлә белән уянам һәм башка әллә нинди уйлар керә, кемдер искә төшә. Кемне искә төшерсәң, шул юк. Бу бит уңай эмоция тудырмый. Шуннан соң йоклап булмый. Курку хисе бар: олыгаю, чик куркыта, үлем чиге. Ахырга барам бит, финал... Чиктән соң нәрсә бар икән дип уйлыйсың, чиктән соң нәрсәдер барына бик ышанмыйм да, шуңа күрә эшләп калырга ашыгам. Ышанган булсам, теге дөньяга әзерләнгән булыр идем.
ГАБДРӘХИМ Матбугат.ру

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев